ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

5 октябрьдә Тимершык мәдәният йортында Кызыл Мишә мәдәният йорты, Көек, Мингәр, Сабай авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр декадасына һәм укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә өлкәннәрне һәм укытучыларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х., "Саба" җәмгыятенең "Мичан" бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Р. Шәймәрданов котлады. Мәдәният хезмәткәрләре кадерле кунаклар өчен эчтәлекле музыкаль программа әзерләделәр. Г. Камал театрының атказанган артистлары Әсхәт Хисмәтов, Әхмәт Кәримов кунакларны яраткан җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр. Бәйрәм дәвамында кунаклар үз адресларына җылы якты сүзләр ишеттеләр.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

50 ел бергэ гомер итеп, алтын туй көне җиту һәр гаилә өчен бик узенчәлекле, кунелле бәйрәм. 6 октябрь көнне Елыш авыл клубы мөдире "Озак яшэгез!" - дигэн исем астында шушы бәхет елмайган Баталовлар гаиләсен котларга барды. Клуб мөдире, ООО "СХП Шытсу" җәмгятеннән һәм авыл җирлегеннән килүчеләр чын күңелләреннән 50 ел бергә торучы Баталовларга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп бүләкләр тапшырдылар. Яшьләре барса да әлеге гаилә гел хәрәкәттә һәм һәрвакыт шат күңелле. Аларның яшьләргә теләкләре шул : кемнең озак һәм бәхетле гомер итәсе килә, һәрвакытта хәрәкәттә булырга һәм тормышның һәр минутына сөенергә, вакытны югалтмаска.

Тэги: Елыш авыл клубы

6 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Мәүлид» бәйрәм ае уңаеннан мөселман кичәсе узды, анда тамашачыларга әхлакый-рухи юнәлештәге дин белеме әдәбияты турында сөйләделәр. Кичә Шәмәрдән авылының җирле мәчетләре һәм Дагыстан һәм Казан кунаклары белән берлектә оештырылды. Бу бәйрәм очрашуында Коръән аятьләре, вәгазләр, үз шигырьләре, котлаулар укылды, шулай ук төрле дини бәйрәмнәр тарихы, этика һәм әхлак кагыйдәләре, Исламда гаилә һәм рухи кыйммәтләр турында күп белемле мәгълүмат бирелде. Мунаҗатларны үтәү барлык тыңлаучылар өчен җылы һәм дустанә шартларда рухи чистарту ысулы булып хезмәт итте. Бу кичәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М.Р.Кәримов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясадылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен гадәттә эштә үткәрәләр. Укучылар бу көнне үз педагогларын котлыйлар, аларга җылы рәхмәт сүзләре әйтәләр һәм бүләкләр бирәләр. 5 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, авыр эшләрендә уңышлар теләделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

   1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Бабушки и дедушки – милые, родные»  акциясе үткәрделәр. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән өйләренә барып Корбанова Ракыя  һәм Шайхуллина Гөлнур апаларны котладылар.  Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, кечкенә генә күчтәнәчләрен тапшшырдылар. Олы кеше өчен иң яхшы бүләк-игътибар һәм яхшы кәеф!

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5 октябрьдә бөтен ил буенча укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Укытучының һәр бала тормышында роле бәяләп бетергесез, чөнки нәкъ менә укытучы киләчәк юл өчен кирәкле белемнәрнең нигезен салу белән генә чикләнми, ә һәр укучыга үз җанының бер өлешен сала, яңа казанышларга илһам бирә һәм мотивацияли. Алар безгә ышаналар, бернәрсәгә дә карамастан, алар безгә ышаныч һәм уңышка өмет уяталар. Көн саен алар безгә белем генә түгел, күңелләрен дә салалар. Һәр укытучы үз укучыларын хәтерли һәм аларның казанышларына шатлана.5 октябрьдә педагог һәм остаз елы кысаларында, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре укучылар белән бергә «Без укытучының бөеклеген данлыйбыз»дигән акция-котлау үткәрделәр. Әлеге акциядә катнашучылар чын күңелдән укытучыларга нык сәламәтлек, тормыш шатлыгы, тынычлык, игелек һәм иминлек, үз һөнәрләренә тугры калуларын һәм һәр көн балалар белән бергә белемнәрнең югары нокталарына күтәрелүләрен теләделәр. Чәчәкләр, елмаюлар, җылы теләкләр һәм кайнар кочаклар һәр катнашучыга бүләк ителде.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Укытучылар көне-иң җылы, күңелгә үтеп керерлек бәйрәмнәрнең берсе. Бу үсеп килүче буын укытучысының һәм остазының хезмәтен кадерләгән һәм хөрмәт иткән һәркем өчен бәйрәм, һәм бу көнне без үзебезнең өлешебезне салган педагогларга хөрмәт күрсәтергә ашыгабыз һәм бүген балаларыбызны өйрәтүчеләрне котларга телибез.Бәйрәм көнендә 5 октябрь конне Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында "Укытучы көне - зирәклек, белем һәм хезмәт бәйрәме" дигэн чара оештырылды.Бәйрәмдә мәктәп һәм укытучылар турында матур җырлар яңгырады, балалар үзләренең шигырьләрен һәм мәктәп тарихларын сөйләделәр. Шулай ук мәктәп тормышы турында викторина үткәрделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

5 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында, Укытучы һәм остаз елына багышланган "Укытучы- горур исем" темасына танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар 2023 ел- педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәнен, укытучы эше җәмгыятьтә мөһим урын алып торганын искә төшерделәр. Чара башында авыл клуб мөдире укытучы һөнәре, укытучының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде. Аннары балалар укытучылар турында шигырьләр укыдылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, яраткан уку предметлары һәм укытучылары турында сөйләделәр.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

5 октябрь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Укытучыга көзге чәчәк бәйләме» исемле  рәсем конкурсы үткәрделәр.

  Балалар яраткан укытучыларына карата хисләрен белдергән матур рәсемнәр ясадылар.

Үзләренең иҗатында балалар бөтен фантазияләрен күрсәттеләр, чөнки көзге чәчәк бәйләмнәре – гадәти булмаган композицияләр, алар үзләрендә көзнең барлык төсләрен, җимешләрен диярлек берләштерә алалар: чәчәкләр, яфраклар, ботаклар, җиләк-җимешләр. Яшь рәссамнарның эшләре бик төсле, күңелгә үтеп керә торган һәм кабатланмас булып чыкты.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

 Октябрь аенда безнең илдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә.

5 октябрь көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «В мире животных новостей» исемле викторина үткәрделәр. Чараның төп максаты-балаларның игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтү, аларга карата җаваплылык хисе уяту, балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, әйләнә-тирә мөхиткә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Китапханәче сөйләвеннән, балалар хайваннар дөньясының кеше тормышында мөһим урын алып торуын белделәр,  шулай ук, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

Балалар үзләренең йорт хайваннары турында зур кызыксыну белән сөйләделәр.

Ахырда китапханәче балаларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген искәртте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International