ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Инвалидлар декадасы кысаларында 9 декабрьдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Тормыш матур булсын» дигән чара үткәрделәр. 2 группа  инволид   Кәримуллин Илназ сәхнәдә  үзенең яраткан җырларын,үзе гармунда уйнап башкарды. Аның күзләрендә сөенеч иде. Очрашу ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барысы да күтәренке кәеф белән,рәхмәтләрен белдереп  өйләренә кайтып киттеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9 декабрьдә Кече Шыңар  мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакырып ял кичәсе үткәрделәр. "Шатлыкларны бергә бүлешик" Бу җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барлыгын искә төшереп тора . Без аларга үзләрен, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга булышырга тиеш. Кунаклар төрле конкурсларда катнаштылар. Ахырда истәлекле бүләкләр тапшырдык  . Бәйрәм чәй эчү белән өстәл артында бәйрәм  тәмамланды.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

9 нче декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре авыл халкы өчен «Мы против коррупции» дип исемләнгән урам акциясе үткәрделәр. Бу чара барышында авыл урамнары буйлап кешеләргә коррупциянең зыяны һәм бу тискәре күренеш белән көрәшү ысуллары турында мәгълүмат булган буклетлар таратылды. Бу акция кешеләрнең игътибарын җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәшнең мөһимлеген аңлауга һәм аннан саклануга юнәлдерелгән иде. Чөнки һәр кеше җәмгыятьтә ачыклык һәм гаделлек өчен бергәләп көрәшсә, хәлне яхшыртуга үз өлешен кертә ала. Мондый акцияләр халыкның игътибарын мөһим темаларга җәлеп итәргә ярдәм итә һәм кешеләргә вакытында мәгълүмат бирүне хуплый.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8
декабрь, 2023 ел
җомга

7 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  тумыштан мөмкинлекләре чикле булган балаларның өйләрендә булдылар, шулай ук мөмкинлекләпе чикле булган авылдашлар өйләрендә булып кечкенә бүләкләр тапшырдылар, алар белән сөйләштеләр, кәефләрен күтәрделәр. Якты киләчәккә өметләрен югалтмас өчен, мөмкинлекләре чикле кешеләргә килергә кирәк. Шулай ук һәркемгә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгырту һәм ярдәм итү, аларга тиң мөнәсәбәтләр булдыру кирәклеге турында искәртү. Киткәндә, хезмәткәрләр җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, гаиләләренә сәламәтлек, игелек һәм озын гомер теләделәр!

Тэги: тимершык мәдәният йорты

8 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Керәнне авыл клубы белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уеннар һәм конкурслар, концерт номерлары , кызыклы театральләштерелгән программа белән бәйрәм оештырдылар. Күңелле бәйрәмгә балалар янына клоуннар Кнопка һәм Ириска, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Бер сулышта үткән яхшы әзерләнгән бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады.  Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барысы да актив катнашулары өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

8 нче декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны Лесхоз мәдәният йортына «Дуслык кулыңны суз» дип аталган чарага чакырдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искәртү. Һәрбер кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Лесхоз бистәсендә мораль ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар, шулай ук игътибар һәм җылы сүзгә мохтаҗлары  да яши. Лесхоз мәдәният йорты коллективы аларга бүләкләр таратты,  кыңгыраулар музее тарихын сөйләделәр,  чәй  белән сыйладылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне сөендерү традициясе алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

8 декабрьдә Иске Икшермә авыл мәдәният йортында  "Аклар һәм каралар" дип исемләнгән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шашка турниры узды. Турнир шатлыклы, игелекле атмосферада узды. Барысы да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырыштылар, җиңүләренә шатландылар. Һәм, әлбәттә, бу турнирда беренче чиратта җиңү түгел, ә катнашу, аралашу мөһим иде. Ә чараның яшь катнашучылары Абдуллина Сирина һәм Ленара җыр башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

Тэги: Иске Икшермә мәдәният йорты

Инвалидлар декадасы кысаларында 8 декабрьдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «әгәр игелек кояш кебек балкый икән» ял кичәсе үткәрделәр. Инвалидлар декадасына багышланган чаралар игелек, мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын яктырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итә.

 Кич бәйрәм чәй эчүдән башланды. Аларга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады, музыкаль номерлар башкарылды. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар: музыкаль һәм бию уеннарында катнаштылар. Очрашу ахырында балаларга истәлеккә истәлекле бүләкләр бирделәр. Егетләр күтәренке кәеф белән киттеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8 нче декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре өлкән сыйныф укучылары өчен Ватан батырлары көненә багышланган «Юные Герои Отечества» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу чара балалар өчен батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булган тарихларны искә алу мөмкинлеге тудырды. Мәгълүмат сәгате дәвамында укучыларга безнең төбәктән китеп, сугышта булган кешеләрнең тормыш юллары турында да сөйләделәр, аларның гамәлләре һәм үз Ватаннары өчен гомерләрен бирергә әзер булулары гасырлар буена батырлык үрнәге булып калды. Шулай ук, балалар өчен «Подвиги наших героев» дигән презентация күрсәтелде. Бу чара укучыларга бу бәйрәмнең мәгънәсен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде һәм аларны Ватан хакына иң зур гамәлләр кылган, чын батырларның тарихлары белән таныштырды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь башында традицион рәвештә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. Бу көнне ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне искә төшерәләр, һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән батыр, көчле рухлы кешеләр турында сөйлиләр, алар үзләрен үзешчән иҗатта, спортта талантларын күрсәтә беләләр. 7 декабрь көнне Инвалидлар Декадасы кысаларында Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Дөньяга игелек күзләре белән кара» дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрделәр. Чара кысаларында сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекләре булган балалар Илдан Фәтхуллин һәм Язнур Таҗиев әти - әниләре белән бергә балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Балалар тырышып, кулларының вак моторикасын үстерә-үстерә үзләренә шәмнәр ясадылар. Катнашучыларга аеруча хуш исле майлар һәм үз әйберләрен бизәү ошады. Әти - әниләр мәдәният йортында оештырылган шундый искиткеч мастер-класс өчен дә рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International