8 нче декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны Лесхоз мәдәният йортына «Дуслык кулыңны суз» дип аталган чарага чакырдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искәртү. Һәрбер кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Лесхоз бистәсендә мораль ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар, шулай ук игътибар һәм җылы сүзгә мохтаҗлары да яши. Лесхоз мәдәният йорты коллективы аларга бүләкләр таратты, кыңгыраулар музее тарихын сөйләделәр, чәй белән сыйладылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне сөендерү традициясе алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.