ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

1 нче  гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты "һәр йортка яңа ел"Бөтенроссия

акциясенә кушылды. Кыш бабай, Кар кызы, Аждаһа һәм клоуннар

Сафиуллиннар гаиләсенә килделәр. Яңа ел белән котладылар ,узешчэн-

сэнгатьтэ актив катнашучы,баянчыбыз Ринат Исламовичка тизрәк савыгуын,

нык сәламәтлек һәм Яңа ел кәефен теләделәр.Ринат абый Сафиуллин язган

шигырьләрне укыдылар һәм аның белән бергә баянга кушылып җырлар

җырладылар. Яңа Ел бүләкләрен тапшырдылар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

1 гыйнвар конне Сулэ авыл клубы Курсабаш мэдэният йорты Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мингер авыл клубына "кышкы патшалыкта Яңа ел могҗизалары" дигән күчмә театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Буратино хэм аның дуслары Яңа елны каршы алу экиятен эзерлэделэр . Балаларда шатлыклы бәйрәм кәефе булдырырга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы, Буратино, төлке Алиса, мәче Базилио һәм Аждаһа ярдәм итте!

Балалар Тылсымлы уеннар уйнадылар, Кыш Бабайга Яңа ел чыршысында утлар кабызырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм вакытында тылсым һәм әкият атмосферасы хөкем сөрде. Барысы да җылы әкият атмосферасында үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен төрле эшчәнлек аша ачтылар. Кызлар һәм малайлар уңай эмоцияләр, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар!

Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Ләкин беркем дә Яңа ел могҗизасын, тылсымлы үзгәрүләрне һәм маҗараларны безнең балалар кебек котми. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

31
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

31 декабрь көнне Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Новогодний переполох» күңел ачу программасын оештырдылар. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Бәйрәм чарасы «С Новым годом» Яңа ел җыры белән башланды. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм чыршы тирәли әйләнде. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

31 декабрьдә Лесхоз СДК хезмәткәрләре "Яңа ел чуалышы" бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр. Күңелле җырлар биюләр һәм күңелле уеннар белән чиратлаша. Тамашачыларга бәйрәм ошады.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

30
декабрь, 2023 ел
шимбә

30 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Кыш Бабай белән Кар кызы Идрисовлар, Нигматҗановлар, Рамазановлар котлау бүләге белән килде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

30 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яңа ел өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле «Яңа ел белән!» исемле театральләштерелгән программа әзерләделәр һәм уздырдылар. Кереш өлештә Яңа елга һәм 2024 елда Гаилә елына багышланган сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тулы зал арасында отышсыз лотерея үткәрелде. Яшь талантлардан торган күңелле музыка, яхшы кәеф, кызыклы күренешләр, театральләштерелгән тамашалар, Кыш Бабайдан котлаулар, яхшы теләкләр, Кар кызы һәм Аждаһа, Куян һәм Клоун бәйрәмдә катнашучыларның барысына да , тамашачыларга ел буена дәрт , көч-куат, ышаныч бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев авылдашларны котлап, кереш сүзеннән соң музыкаль бүләге белән куандырды.   Бәйрәм дәвамында алып баручылар кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, ә авылдашлар һәм кунаклар тамашачылар гына булып утырмадылар, төрле конкурсларда да актив катнашып, яңа ел бүләкләренә ия булдылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

30 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч һәм өлкән сыйныф балаларында Яңа ел чаралары узды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бизәлешне озата бардылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Яна ел - ин яраткан бэйрэмнэрнен берсе. Бу бэйрэмдэ яна ел чыршысынын исе, куп итеп яуган йомшак ак кар оемнэре, янып торган торле утлар могжиза тудыра. Бу бэйрэмдэ хэркемгэ яна ел кучтэнэчлэре бирелэ, хыяллар чынга аша. 30 декабрь конне Елыш авыл клубында "Яна елдагы могжиза"- дигэн исем астында яна ел кичэсе узды. Авыл жирлеге башлыгы Мавлетов Б.М котларга килде, шулай ук этилэре СВО да булган балаларга Яна ел булэклэре тапшырды. Кыш бабай, Кар кызы, жэнлеклэр белэн бергэлэп Яна ел белэн котладылар, жыр- бию белэн бергэлэп кызыклы конкурслар, уеннар дэвам итте. Кичэ бию белэн тэмамланды.

Тэги: Елыш авыл клубы

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Бүләкләргә, сюрпризларга, могҗизаларга һәм тылсымга бик бай бәйрәм. 30 декабрьдә Кызыл Мишә мәдәният йортында "Карлы бал!" дип аталган яңа ел бал-маскарады узды. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барысы да үткәргән вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

29 декабрьдә Язлы Арташ авыл клубында "Елмай бәхет" дип исемләнгән лотерея билетлары уйнатылды. Мөдир Фәттахова Илмира барлык кунакларны Яңа ел белән котлады. Барлык кунаклар да үз призларыннан канәгать булдылар һәм бәйрәм кәефе алдылар.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International