Кем фокусны яратмый? Фокусларны барысы да яраталар — олылар да, балалар да, чөнки фокус — кечкенә Тылсым, теләсәгез һәм осталыгыгыз булса, сез моны эшли аласыз. 3 гыйнварда Кечешыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә балалар фокуслар дөньясына чумдылар. Балалар фокусларны карадылар һәм могҗизаларга гаҗәпләнделәр. Суның үз төсен үзгәртүе, бер стакан суны кәгазь битенә әйләндергәндә суның анда калуына шаккаттылар. Балалар фокусларны күзәтеп кенә калмадылар, ә үзләре дә аларны тормышка ашыруда катнаштылар. Балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чара дискотека белән тәмамланды.
Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы. Бу дуслар белэн хоровод, чыршы янында биюләр, шаяртулар, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.
3 гыйнварда Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яңа ел могҗизасы"балалар Яңа ел чыршысын үткәрделәр.Матур бәйрәм кечкенә балалар өчен оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, конкурсларда катнашалар. Балалар Кыш бабай белән карлыгачны Яңа ел турында шигырьләр белән сөендерделәр.Шулай ук "Буратино һәм аның дуслары Яңа елда"әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы булды, бик күп күңелле тәэсирләр һәм эмоцияләр калдырды.
2 январь көнне Керәнне авыл клубында "Праздник к нам приходит" дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Яна Мичән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе һәм авыл китапханәсе мөдире катнашында оештырылган программа театральләштерелгән тамашаны, күнелле уен-конкурсларны, оттырышсыз лотерея уенын үз эченә алды. Балалар әти-әниләре белән бергәләп чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, Кыш Бабайга үзләренен hөнәрләрен күрсәттеләр, күп бүләкләргә hәм күчтәнәчләргә ия булдылар. Бәйрәмнән барлык катнашучылар да яхшы кәеф белән таралыштылар, оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
2 гыйнварда Кече Шинар СДК, китапханә,Оет СДК һәм китапханә хезмәткәрләре Оет һәм Миңгәр авыл клубларында -. “Сер тотмас үрдәк һәм Кыш бабайда кунакта” театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырда йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай килде, татлы бүләкләр таратты.
Өстәл уеннары компьютер, телевизор һәм интернет белән көндәшлеккә чыдый. Аларда уйнарга кызыклы һәм мавыктыргыч, өстәлләрдә дә тере аралашу бергә бара. Психологлар фикеренчә, өстәл уеннары бер үк вакытта ике функцияне үти: фикерләү эшчәнлеген үстерү һәм күңел ачу. 2 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән "Абалон", "шашка - шахмат"өстәл уеннары оештырдылар һәм үткәрделәр. Һәр уенда 1,2,3 урын бирелгән һәм, әлбәттә, барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылган.
31 декабрьдә Язлы Арташ авыл клубында "Уралып ак карларга, Яңа ел килә авылга" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме бал-маскарады узды. Арташ авыл җирлеге башлыгы А.Р. Әгъләмҗанов барлык авылдашларны һәм кунакларны Яңа ел белән котлады. Кыш бабай һәм Кар кызы төрле тәм-томнар бүләк иттеләр. Күңелле уеннар һәм конкурслардан, җырлардан һәм биюләрдән торган программа, һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйләнү, барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. Уеннар һәм конкурслар барыбызны да бәйрәм рәвешенә көйләде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияттәге сихерлек, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм. 31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Яңа ел һәркемгә могҗиза буләк итсен» дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьлэндереп жибэрделэр.Барысы да элеге бэйрэм белән канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды
Яңа ел киче- могҗизалы була.Бу серле кичтә һәркем теләк тели,аның кабул буласына чын күңелдән ышана.1 январь конне Елыш авыл клубында "Барысы да бии"- дип исемләнгән бию кичәсе узды.Кичә барышында вакыт җыр-бию,уен-көлке белән сизелмичә дә узды.Барысы да ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алып өйләргә таралыштылар.
Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга аерым игътибар һәм кайгырту максатында “Һәр йортка Яңа ел” Бөтенроссия акциясенә кушылып авыл китапханәсе белән берлектә Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын Яңа ел белән котлау оештырдылар.
Байназаровлар йортында Кыш бабай һәм Кар Кызының пәйда булуы һәр баланың күңелендә зур шатлык һәм соклану уятты. Балалар дулкынланып шигырьләр укыдылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар. Әтиләре хәрби бурычларын үтәгән малайлар шатлансыннар һәм Яңа ел әкиятенә ышануларын дәвам итсеннәр! Бу балаларның әтиләре мөһим, җаваплы һәм затлы миссияне үтиләр - илебезнең суверенитетын яклыйлар.
Яңа ел, мөгаен, иң көтелгән, тылсымлы һәм һәркем өчен иң яраткан бәйрәмдер. Могҗизага, Кыш бабайга чын күңелдән ышанган балалар бүләкләр һәм үзләренең иң яшерен теләкләренең үтәлешен көтәләр. 1 гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты Кыш бабай, Кар Кызы , аҗдаха һәм клоуннар ойлэренэ барып балаларны котлау оештырдылар .Балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннарда катнаштылар,бергэлэп биеделәр һәм татлы бүләкләр алдылар. Балалар алдында гаҗәпләнү һәм шатлык күрү рәхәт иде.