Махсус  хәрби операциядә катнашучыларның балаларын Яңа ел белән Кыш бабай котлавы

2024 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

 1 январь көнне    Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга аерым игътибар һәм кайгырту максатында “Һәр йортка Яңа ел” Бөтенроссия акциясенә кушылып  авыл китапханәсе белән берлектә Махсус  хәрби операциядә катнашучыларның балаларын Яңа ел белән котлау оештырдылар.Байназаровлар йортында Кыш бабай һәм Кар  Кызының пәйда булуы һәр баланың күңелендә зур шатлык һәм соклану уятты. Балалар дулкынланып шигырьләр укыдылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.Әтиләре хәрби бурычларын үтәгән малайлар шатлансыннар һәм Яңа ел әкиятенә ышануларын дәвам итсеннәр! Бу балаларның әтиләре мөһим, җаваплы һәм затлы миссияне үтиләр - илебезнең суверенитетын яклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International