Раштуа-бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң матур вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы һәм көтелгән бәйрәм. 7 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Әкияти Раштуа" театральләштерелгән тамашасы белән балалар чыршысын үткәрделәр. Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройларыУбырлы карчык,Кикимора,Аждаһа, Куян һ.б. балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр Балалар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә әйлән –бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Клубта һәм китапханәдә ел дәвамында үткәрелә торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай эмоцияләр һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк-балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.
7 гыйнварда Иске Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә "Ач капканы ,коляда!" исеме астында рождество бәйрәме үткәрделәр. Коляда-иң борынгы Раштуа йоласы. Аның дини һәм тарихи тамырлары бик киң. Раштуа бәйрәме-йорт хуҗаларына киләсе елга иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләге белән килә. Без балалар белән рус авылдашларыбызның йортларына бардык, Раштуа бәйрәме белән котладык, махсус җырлар (колядкалар) җырладык, бу җырлар йорт хуҗаларына сәламәтлек, бәхет һәм чәчәк ату теләкләрен үз эченә ала. Раштуадан соң йорт хуҗалары раштуачыларны пироглар, җиләк-җимеш , конфетлар белән сыйладылар. Бу йола кешеләрне бәйли, аларга традицияләрнең, гаиләнең мөһимлеген искә төшерә. Барлык авылдашлар да колядовщикларга рәхмәт белдерделәр, бу йола өчен рәхмәтле булдылар.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Әкиятләр могҗизалар иленә сәяхәт итәсең, алда сине сюрпризлар көтә,теләгән теләкләре үтәлә … 7 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә чираттагы чара з Яңа Ел лотереясе үтте"Бу безне авылда күптәннән традициягә әверелде, авыл халкы яратып катнаша, гаиләсе белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә дә алынган билетына бүләк чыга. Быел төп бүләк тере бозау, спонсор Чулпыч авылы янындагы сөт комплексы . Ул Салмановлар гаиләсенә чыкты. Уен күңелле конкурслар һәм концерт номерлары белән чиратлашып барды. Бәйрәм барысына да ошады.
7 гыйнварда Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен Яңа Мичән мәдәният йорты һәм
китапханә белән берлектә "Яңа ел могҗизасы" театральләштерелгән тамашасы узды. Яңа ел
каникуллары вакытында балаларны бәйрәмгә чакыру яхшы традициягә әверелде. Алар өчен зур
төсле программа әзерләнгән. Бәйрәм атмосферасы, яңа ел чоры тылсымы болар барысы да
сәхнәдә хөкем сөрде. Аждаһа, шаян клоун һәм, әлбәттә, игелекле сихерче Кыш бабай үзенең
оныгы Кар Кызы белән яшь тамашачыларны әкиятнең сихри дөньясына күчерергә мәҗбүр
итте.Балалар һәм аларның әти-әниләре спектакльдән бик канәгать калдылар.
7 гыйнвар конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты хэм библиотекасы хезмэткэрлэре "Кыш патшалыгында Яңа ел могҗизалары" дигән күчмә театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Буратино хэм аның дуслары Яңа елны каршы алу экиятен эзерлэделэр . Балаларда шатлыклы бәйрәм кәефе булдырырга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы, Буратино, төлке Алиса, мәче Базилио һәм Аждаһа ярдәм итте!
Балалар Тылсымлы уеннар уйнадылар, Кыш Бабайга Яңа ел чыршысында утлар кабызырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм вакытында тылсым һәм әкият атмосферасы хөкем сөрде. Барысы да җылы әкият атмосферасында үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен төрле эшчәнлек аша ачтылар. Кызлар һәм малайлар уңай эмоцияләр, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар!
Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Ләкин беркем дә Яңа ел могҗизасын, тылсымлы үзгәрүләрне һәм маҗараларны безнең балалар кебек котми.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуа бәйрәме көненә багышланган «Рождества звезда сияет» массакүләм бәйрәм оештырдылар. Якты Раштуа бәйрәме кеше җаннарына игелек һәм шатлык, наз һәм тынычлык өстәде. Чарада катнашучылар һәркемгә онытылмаслык концерт чыгышлары бүләк иттеләр һәм Шеморданның рәхмәтле кунаклары барысын да көчле алкышлар белән сәламләделәр. Раштуа җырлары, төрле уеннар, бәйрәм викторинасы күңелле һәм грациоз яңгырады. Концертта катнашучыларның номерларны искиткеч башкаруы Раштуа могҗизасының чын атмосферасын тудырды, анда төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, анда һәр катнашучы бүләкләр алды.
7 нче гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Раштуа йолдызы" исеме астында балалар чыршы бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр. Чара әкияттәге тамаша белән башланды. Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар бар иде, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм хорводалар алып бардылар. Кыш бабайның килүе белән җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә хор белән чын бәйрәм башланды. Балалар бүләкләр һәм искиткеч кәеф белән канәгать калдылар.
2024 елның 6 гыйнварында Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә интеллектуаль уен “Нәрсә? Кайда? Кайчан?» үткәрелде. Уенда студентлар һәм югары сыйныф укучылары катнашты.
Уен бик җанлы һәм эмоциональ үтте. Уенчылар арасында «Кара тартма» һәм «Блиц» секторлары аеруча кызыксыну уятты, алар биремнәрне бик яхшы үтәделәр. Катнашучылар киләчәктә чарада катнашырга һәм уен өчен сораулар төзергә теләк белдерделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча студентлар җиңүче булдылар . Барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды.
Уен беренче тапкыр узса да, чын кызыксыну уятты. Катнашучылар үз белемнәрен күрсәтә алдылар, Вакытларын кызыклы үәм файдалы үткәрделәр!
6 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында Сулә клубы, Корсабаш мәдәният йорты, Корсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кышкы патшалыкта Яңа ел могҗизалары" дигән театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Балаларда шатлыклы бәйрәм кәефе булдырырга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы, Буратино, төлке Алиса, мәче Базилио һәм Аждаһа ярдәм итте! Кызлар һәм малайлар уңай эмоцияләр, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар!
6 нчы гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш клубы һәм Мешә авыл җирлеге халкы белән берлектә Байлар Сабасының Үзәк чыршы янында күңел ачу чарасы оештырдылар. Бәйрәм Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары белән башланды. Аннан соң бәйрәм күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Саба районы халкы бәйрәмдә актив катнашты. Катнашучылар өчен бүләкләр әзерләнде. Барысы да канәгать һәм яхшы бәйрәм кәефе белән калдылар.