12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубы әгъзаләре белән – «Хезмәт кешене бизи» дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар. Кул эшләре-ул иҗат, фантазия очышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, күңел һәм йөрәк өлеше өстәлә. Чарада үзләренең иҗади эшләренә "мактау" ясадылар, башка осталарның эшләре белән илһамландылар, үз һөнәри осталыкларын булдыру серләре белән уртаклаштылар. Ахыр чиктә, теләсә нинди шөгыль безгә шатлык китерә, көч бирә һәм яшьлек өсти, димәк, озын бәхетле гомер! Үз эшләрендә осталык, сабырлык, тырышлык һәм пөхтәлек күрсәттеләр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр экспонат үзендә күңел җылысы, мәхәббәт һәм илһам алып килә. Күргәзмәдә катнашучыларның барысына да алтын кулларыгызның иҗат җимешләренә соклану мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез. «Тылсымлы куллар-иҗат җимешләре» дигән тематик күргәзмә һәм китап күргәзмәсе куелды.
12 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицееның 1 «В» сыйныфында укучы балалар өчен Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Заповедная природа» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара кысаларында укучылар тыюлыкларның ни өчен кирәклеген белделәр һәм милли паркларның уникаль экосистемалары белән таныштылар. Шулай ук кыргый табигатьне саклауга юнәлдерелгән волонтерлык эшләренең мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. Мәгълүмат сәгате барышында балалар өчен хәрәкәтчән уеннар һәм викторина оештырылган иде. Бу чара балаларга аларның киләчәк буыннар өчен табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала икәнен аңларга мөмкинлек бирде.
12 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Рукотворные шедевры» дигән мастер-класс оештырдылар. Халык декоратив-кулланма сәнгате эстетик тәрбия чараларының берсе. Ул сәнгатьнең тәмен формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә, сәнгатьтә һәм безнең тирәдәге тормышта матурлыкны күрергә һәм тоярга өйрәтә. Мастер-класс вакытында иҗади башлангычны күрсәтү һәм үз идеяларыгызны башка катнашучылар белән уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Эш өчен барлык кирәкле материаллар бирелде, шуңа күрә иҗади энергиягезне һәм тукыма белән эшләү теләген генә китерү җитте! Барлык балалар да биремнәрне үтәделәр, декоратив-кулланма иҗат күнекмәләрен кулланырга тырыштылар, үзләре өчен гадәти булмаган эшләнмәләр ясадылар.
10 январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле» исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр
7 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кырбаш һәм Мичәнбаш клуб хезмәткәрләре п.г. т. б. Сабаның үзәк чыршы мәйданында Раштуа көненә күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бәйрәм Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары котлаулары белән башланды.Программа кызыклы конкурслардан, төрле уеннардан, җырлардан, биюләрдән һәм викториналардан тора иде. Тамашачылар актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә бәйрәм Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. 5 гыйнварда чираттагы бәйрәм, китапханә белән берлектә, "Чыршы кунакка чакыра" дигән исем астында узды. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтә иде. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы әйләнәсендә җырлап әйләнделәр, төрле конкурсларда катнашканнар, аның тирәсендә җырлаганнар һәм биегәннәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләгәннәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.
Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә әтиләре хәрби зонада хезмәт иткән балаларны, хатыннарын, Яңа ел белән котладылар. Алар балаларга татлы бүләкләр, уенчыклар һәм Яңа ел кәефе бүләк иттеләр
4 гыйнварда Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Бергә укыйбыз, бергә уйныйбыз» дигән әдәби-уен программасы узды. Балалар әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына чумдылар, әдәби әәсәрләрне, әкият исемнәрен һәм әкият геройларын таптылар. «Шалкан» әкиятендәге персонажларга әверелеп, команда уеннарында ярыштылар. Моннан тыш, балалар журналларын һәм энциклопедияләрен бик теләп укыдылар. Шулай ук иң актив укучыларны китаплар саны буенча да ачыкладылар. Барлык укучыларга да бүләкләр бирелде.
Тимершык мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында Гөлҗиһан оныкларының "Туганлык арасы, булмыйдыр яңасы" дип аталган очрашу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлешендә барлык онык-оныкчыклар 95 яшьлек әбиебез өенә җыелдык. Анда истәлекләр белән уртаклашып, чәй өстәле артында сыйландык. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында балалар өчен күңелле яңа ел уеннары белән дәвам итте. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы, төрле җәнлекләр килгән иде.Уеннар уйнап, җырлап-биеп үткәрдек бәйрәмне. Әлеге бәйрәм туганлык җепләрен ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде. Әлеге чара барчабызга да бик ошады.
Тимершык мәдәният йортында "Яңа ел төне" дискотекасы узды.чара күңелле үтте, барлык катнашучылар да рәхәтләнеп биеделәр. Кунаклар чын мәгънәсендә күңелле хатирәләргә чума һәм зур рәхәтлек таба алдылар, ә иң мөһиме – җырлап, биеп күңелле вакыт үткәрделәр.