Яңа Мичән мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Бияләй бәйрәме” оештырылды.
Бәйрәмдә бияләйнең ни өчен кирәклеге турында сөйләнелде, табышмаклар чишелде, бияләй
һәм бияләйнең ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында сөйләнелде. Балалар табышмаклар
чиштеләр, күңелле конкурсларда , хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
13 гыйнвар көнне Кыш бабай белән Кар кызы, китапханәче белән берлектә, Тимершык мәдәният йортына, "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балаларны, Искечә яңа елны каршыларга дип кунакка чакырды. Балалар әйлән-бәйлән уйнап, җырлап биеделәр. Төрле уеннарда, конкурсларга катнаштылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай аларны күчтәнәчләр белән сөендерде. Балалар Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәт әйтеп, киләсе яңа елга кунакка чакырдылар.Балалар өчен бик күңелле бәйрәм булды.
Яңа елны каршы алганнан соң ике атна узгач, 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә, ел саен кечкенә могҗиза була Яңа Ел кабат ишек шакый, әмма башка исем астында Иске Яңа ел. Чөнки тагын бер тапкыр игелекле, иске әкият атмосферасына чуму, могҗизага ышану, балачакны искә төшерү, теләк әйтү бик яхшы. Бу көнне Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ах, бу иске Яңа ел» ял кичәсе узды. Теләге булган һәркем төрле кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнаша алды. Җырлар җырладык һәм биедек. Чөнки олыларга да кайвакыт балачакка, сихри кышкы бәйрәмгә кайтырга телиләр. Авыл мәдәният йортында Иске Яңа елны дуслары белән бергә яңа ел чыршысы янында каршы алу традициясе булуы бик яхшы.
Яңа ел - һәр йортта көтелгән иң яраткан бәйрәм. 13 гыйнварда Язлы Арташ авыл клубында "Искечә Яңа ел белән" дип исемләнгән конкурс-уен программасы оештырылды. Авыл клубы мөдире кызыклы уеннар һәм конкурслар белән күңелле программа әзерләде. Катнашучылар бәйрәм атмосферасына чума алдылар һәм конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар.
Кыш көне өйдә утыра торган вакыт түгел, чаналарны алып, дусларың белән кышкы урамга йөгерергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 14 гыйнварда Сулэ авыл клубы карлы таудан шуу уен программасын балалар һәм аларның әти-әниләре белән оештырды .
Балалар белән бергә таудан ватрушкаларда шудылар, ярыштылар һәм кышкы чиста һава белән сулыш алдылар һәм үз кәефләрен күтәрделәр.
Яңа ел-әкият һәм тылсым бәйрәме, могҗиза һәм бүләкләр, яңа өметләр һәм иң яхшы һәм якты ышаныч бирә торган бәйрәм. 13 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында "Искечә Яңа елны озатабыз» дип аталган яңа ел чарасы узды. Программада тамашачылар белән лотерея билетлары уйнатылды, алар концерт номерлары һәм кызыклы конкурслар белән чиратлашты. Бу яңа ел кичәсенә килүчеләрнең барысы да бүләкләр һәм яхшы кәеф белән киттеләр.
13 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Иске Яңа ел» бәйрәме хөрмәтенә Яңа Ел лотереясе оештырдылар һәм үткәрделәр. Яңа ел - олылар да, балалар да бик көткән тылсымлы вакыт. Бигрәк тә Яңа Ел лотереясе. Бүләк алуны һәркем ярата бит. Чара алып баручының Иске Яңа ел белән котлавы белән башланды. Аннары мәдәният белгечләре барабан әйләндерә һәм лотерея башлана.... Бәйрәмнең суперпризы микродулкынлы мич, тимер, мантоварка, блендер, сарык һәм башка бик күп яхшы бүләкләр булды. Кунаклар шатландылар, ә без аларның кәефеннән канәгать.
Яңа елда могҗиза көтү-бәйрәмнәргә эзерләнү һәм тантана атмосферасына чуму өчен бик яхшы ысул, чөнки барысы да Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Әмма бәйрәм кәефе рәсми каникуллар тәмамланганнан соң да саклана, чөнки 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә бөтен ил Иске Яңа елны билгеләп үтә. Бу бәйрәм көнендә Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мэдэнияте хезмәткәрләре авыл халкын котлау оештырдылар. Балалар гына түгел, хәтта олылар да Кыш бабайны һәм Кар кызын түземсезлек белән көттеләр. Алар белән бергә балалар хоровод эйлэнделэр, җырлар җырладылар.
13 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Ил буйлап атлый Яңа ел» дигән чыршы ябу тантанасын оештырдылар. Бу кичә искиткеч образлар һәм бәйрәмнең җылы хикәяләре белән тулы онытылмаслык театральләштерелгән тамаша белән башланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында махсус әзерләнгән концерт программасы бу кичне бәйрәм җырлары, биюләр һәм изге теләкләр белән дәвам итте. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, катнашучыларның һәрберсе бүләк алды. Бу чара Яңа ел тылсымының җылы мизгелләре белән барысын да берләштерде һәм уңайлы бәйрәм атмосферасы тудырды.
13 гыйнвар конне Курсабаш мәдәният йорты белгечләре Сулэ авыл клубы белән берлектә "Кояшкай" балалар бакчасы балалары өчен "Яле Иске Яңа ел!"дип аталган күңел ачу - уен программасы үткәрделәр.
Күңел ачу барышында балалар Иске Яңа ел традицияләре белән таныштылар, уйнадылар, күңел ачтылар.
Гомумән, бик күңелле һәм кызыклы булды! Әлбәттә, җылы һәм уңайлы иде, чөнки яхшы дуслар бер урында җыелдылар һәм күңелле җырлар, биюләр һәм матур кәеф белән вакыт үткәрделәр.