31 март көнне Сулэ авыл клубында Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргэ" ифтар ашы уздырылды.Имам хатыйб мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Кичә ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада узды.
31 март көнне Оет авыл клубында китапханә белән берлектә «Хуш киләсең, Нәүрүз!» исемле яз бәйрәме үткәрелде. Язны мактап, балалар шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар, биюләр башкардылар. Шулай ук яз кызы Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай катнашында кызыклы уеннар да үткәрелде. Соңыннан барысы да тәмле ботка, коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм авыл халкына бик ошады.
30 нчы март көнне Тимершык мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, язны каршы алу бәйрәме - "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кунаклары кайнар чәй белән тәмле боткадан авыз иттеләр. Нәүрүзбикә авылдашларга үзенең якты теләкләрен җиткерде. Кыш бабай ураза аенда килеп тавышланып йөрмәде, Нәүрүзбикәгә үзенең биләмәләрен ышанып тапшырам дип ватсап аша хәбәр генә бирү белән чикләнде. Бәйрәм уеннар, концерт программасы белән аралашып барды. Олысы-кечесе уеннарда актив катнаштылар.Бәйрәмнән бар кеше күтәренке бәйрәм рухы белән таралышты.
31 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Хуш киләсең – Нәүрүз мөбәракбад» исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу көнне барысы да күңел ачалар, уеннар уйныйлар.
Бәйрәм, халыкны ботка һәм коймак белән сыйлау белән башланып китте. Аннан соң төрле кызыклы уеннар үткәрелә башлады. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук, мини-футбол ярышы да оештырылды. Шулай итеп авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Беркем дә бүләксез калмады.
31 март көнне Сабай авыл клубында Мингәр китапханәсе белән берлектә «Эй, син Нэуруз чибэре» дип исемләнгән халык бәйрәме оештырылды . Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре безнең тарихыбызның тирәнлекләренә барып тоташа. Әмма элеккеге кебек үк, бу бәйрәмне җырлар, биюләр, конкурслар белән каршы алу гадәти хәл. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы", тәм-томнар белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм авыл халкына бик ошады. Барысы да өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
31 март конне Сулэ авыл клубында ПК буенча сыерчык оясы ясау буенча мастер-класс уздырылды. Кеше инде күп еллар дәвамында канатлы дусларына ярдәм итә, үз куллары белән оялар ясый. Чөнки безнең бакчаларда, паркларда һәм йорт яны участокларында кошлар-бу аларның җырлауларыннан ләззәт алу мөмкинлеге дә, бакчаны, яшеллекләрне төрле корткычлардан нәтиҗәле саклау да. Шуңа күрә кошларны безнең бакчаларга һәм яшеллекләргә җәлеп итүне органик игенчелек һәм бакчачылыкның бер өлеше дип санарга мөмкин. Шулай ук бакчаның яшерен почмагыннан яки йорт тәрәзәсеннән кошларның тормышын күзәтү һәрвакыт рәхәт.
30 мартта Эзмә мәдәният йортында Отернәс авыл клубы, Пукәл китапханәсе белән берлектә “Хуш киләсең, Нәуруз!” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды, анда авылдашлар янына матур киемдә Нәүрүз – яз килде. Чара концерт номерлары һәм уеннар белән дәвам итте. Авылдашлар бергәләп уеннарга кушылдылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында тәмле «Карга боткасы», кайнар коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Балаларның язгы каникуллары дәвам итә. Без аларның ялын кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шул максаттан, 29 мартта Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Саба ягы-нурлы як»экскурсиясен оештырдылар. Без Яблаштау авылында «Чайниклард авыл тарихы» музеенда булдык. Мишәбаш мәдәният йортында танып белү мультикларын карадык. Безнең юл искиткеч кыңгыраулар музеена дәвам итте, анда төрле кыңгыраулар, барабаннар, ботало һәм чиркәү кыңгыраулары коллекциясе тәкъдим ителә, аларның һәрберсенең үз яңгырашы бар. Монда, әйберләрне күрсәтеп, безгә алар турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Экскурсия яшь һәм олы дусларыбызга көндәлек ыгы- зыгыдан ял итәргә, туган якның кызыклы истәлекле урыннары турында белергә, яңа тәэсирләр алырга, матур фотолар, видеолар ясарга һәм дусларын күрергә мөмкинлек бирде. Суземне йомгаклап шуны әйтергә телим: һәр авылның үз тарихы һәм язмышы бар.
2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Илнең фәнни-технологик үсеше хәзерге дөньяда мөһим роль уйный. Фән тирә-юньдәге дөньяны яңа белем һәм аңлауны тәкъдим итә, ә техника бу белемнәрне практикада кулланырга ярдәм итә. 30 март көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Прогресс турында уйлану» дигән фән сәгате үткәрде. Чара барышында яшьләр фән тарихы, фән һәм техника үсешенә өлеш керткән Россиянең танылган галимнәре К.Э. Циолковский, М. В. Ломоносов, Д. И. Менделеев турында мәгълүматлар белән таныштылар. Чарага «Фән-киләчәккә юл» дигән күргәзмә әзерләнде.
30 мартта Сулэ авыл клубында «Уйна гармун» кич утыруы узды.Авыл беркайчан да кичке утыруларсыз яшәмәгән. Яшьләр утырышлары, кичке уеннар гармун уеннары һәм җырларысыз узмый. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да малайлар уен коралында уйныйлар, әниләр һәм апаларның көнкүрешен бизәделәр. Еш кына яшь кызлар яшь гармунчының әнисе янына киләләр, әнисеннән рөхсәт сорыйлар һәм гармунчы малайны утырышка алып киткэннэр. Уеннар һәм күңел ачулардан соң аны чанага утыртып, өенә кайтарып җибәргэннэр. Иң авыр вакытта гармун һәрвакыт халык белән булган. Кичне күңел җырлары белән дәвам иттеләр. Искиткеч талантлы башкаручыларны кич дәвамында күзәтеп булды. Гармун, баян-ул җан сафлыгы, якты сүзләр һәм якты фикерләр. Бу үзебезнең туган сәнгатебез, без аны кадерләргә, аңларга һәм сакларга тиеш.