«Эй, син Нэуруз чибэре» дип исемләнгән халык бәйрәме

2024 елның 31 марты, якшәмбе

31 март көнне Сабай авыл клубында  Мингәр китапханәсе белән берлектә «Эй, син Нэуруз чибэре» дип исемләнгән халык бәйрәме оештырылды . Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре безнең тарихыбызның тирәнлекләренә барып тоташа. Әмма элеккеге кебек үк, бу бәйрәмне җырлар, биюләр, конкурслар белән каршы алу гадәти хәл. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы", тәм-томнар белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм авыл халкына бик ошады. Барысы да өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International