8 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерты үткәрделәр. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, скетчлар белән үрелеп барды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
7 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Толерантлык һәм без” дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар толерантлык, толерантлы шәхес турында тыңладылар, бердәмлек турында сорауларга җавап бирделәр. Ситуацияле биремнәр дә чиштеләр, “Комплиментлар” уенын уйнадылар. Чара ахырында балалар таҗларына яхшы сүзләр язып, толерантлы чәчәк ясадылар.
6 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы бертөркем балаларына һәм хатын -кызларына Саба лесхоз музеена экскурсия оештырдылар.Сәяхәтчеләр Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар, серле кынгырау проекты буенча әкият геройлары белән очраштылар, мультфильм карадылар, мастер-класста катнаштылар, матур тоз савытлары,кашыклар ясап ,узләренә алып кайттылар.Катнашучы хатын-кызларга,балаларга сәяхәт бик ошады.
6 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы бертөркем балаларына һәм хатын -кызларына Саба лесхоз музеена экскурсия оештырдылар.Сәяхәтчеләр Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар, серле кынгырау проекты буенча әкият геройлары белән очраштылар, мультфильм карадылар, мастер-класста катнаштылар, матур тоз савытлары,кашыклар ясап ,узләренә алып кайттылар.Катнашучы хатын-кызларга,балаларга сәяхәт бик ошады.
07 августта Килдебәк мәдәният йортыда «Гадкий Я» мультфильмы күрсәтелде.
Мультфильм кабул итү өчен җиңел, кызыклы һәм барлык балаларның игътибарын җәлеп итә торган булып чыкты.
Чишмә-табигать биргән кыйммәтле әйбер, ул-җирдәге тереклек символы. Балалар, бүген суүткәргеч су бар, чишмә суы кирәкми, алар чишмәләр турында бик аз беләләр һәм алар белән аз кызыксыналар, дип саныйлар. Авылыбыз чишмәләре белән танышу максатыннан 7 август көнне Тенеки авыл клубын мөдире балалар өчен" Яшә, чишмә, яшә! " дигән экологик экскурсия үткәрде."Балаларга үсемлекләр, хайваннар һәм кеше өчен суның роле турында сөйләде. Бөтен су да эчәргә яраклы түгел. Нәкъ менә чишмәләрдә Чиста су бар. Һәм Без табигать биргән нәрсәләрнең кадерен белмибез. Һәр кешегә бу турыда уйланырга кирәк. Без дөньябызны чистарак һәм матуррак итәргә тиеш. Чишмәләр һичшиксез яшәргә тиеш. Шулай ук авылыбызның чишмә территориясен төзекләндергән битараф булмаган яшьләре турында да сөйләдем. Монда очраклы үтеп баручы килеп, рәхмәт әйтеп су эчәргә мөмкин. Чишмә янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
Җәй дәвам итә. Без жәйне кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шушы максат белән, 7 август көнне Олы Нырты һәм Чәбия Чүрчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре. Анда без 524 төр агач-куак үсемлекләре һәм җиләк-җимеш культуралары, үлән чималын эшкәртү цехы, тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы һәм әкиятләр белән бәйле территорияне, шулай ук урманнарда күрергә мөмкин булган урман җәнлекләре скульптураларын карадык. Экскурсия бик кызыклы булды.
7 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Уют авылы кунаклары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр һәм сәйләннән муенса ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
6 августта Лесхоз мәдәният йортында балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китапханә белән берлектә» Светофория иленә сәяхәт " исемле танып белү-уен программасы үтте, анда балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре белән таныштылар. Балалар стена газетасы ярдәмендә светофор барлыкка килү тарихын белделәр.
Чара барышында балалар урамда үз – үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен тулыландырдылар һәм табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, уеннарда «рөхсәт ителә–тыела», «әйе-юк», «Авто мульти»сорауларына җавап бирделәр.
Үткәрелгән күңел ачу нәтиҗәсендә, светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрдән тыш, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.
6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мягкая игрушка» мастер-классы оештырдылар. Мастер-классны яшь кул эшләре остасы Әхмәтшина Әмилә алып барды. Ул киез басу технологиясе, йонның төрләре һәм эш өчен материалларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында мавыгып сөйләде. Шуннан соң йон тетүнең төп алымнарын күрсәтте һәм гади уенчык - сөйкемле аю баласын ясарга булышты. Эш барышында Әмилә үзенең серләре һәм киез эшләнмәләр ясау буенча лайфхаклары белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Мастер-классның атмосферасы иҗади һәм дустанә иде. Мастер-класс катнашучыларга кул эшләренең яңа технологиясен үзләштерергә һәм үзләренең уникаль уенчыкларын булдырырга ярдәм итте.