ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2 январь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрелде.
Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар белэн әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.
Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.Балаларның күңеленә әкият персонажлары : Хоттабыч,Убырлы карчык һәм Ел символы-Елан килде.Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм күп бүләкләр алды.Ахырда оттырышсыз лотерея булды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Яңа ел — дөньядагы иң яхшы бәйрәм! Балачактан ук ул безнең йөрәкләрдә кала, һәм мәңге яши. Без ел саен сихер көтәбез, ниһаять, кышның тылсымлы бәйрәменә могҗизага,омтылабыз! Кыш бабай белән Кар Кызының өйдә котлавы-бәйрәм һәм дулкынландыргыч вакыйга, ул сабыйларга онытылмаслык тәэсирләр китерә. 1 гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында авылдашларыбыз Шәриповлар гаиләсенең чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләп Яңа ел бүләкләре һәм тәм-томнар тапшырдык.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

            1 января работники Кильдебякского СДК организовали экологический час «Зимние забавы». Мы с детьми собрались около горки села.

   На горке дети играли в различные игры, катались на санках, валялись на снегу. А также с детьми велась беседа о красоте зимнего пейзажа, об особенностях природы родного края. Дети остались очень довольными, потому что время провели полезно и весело.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 января  работники  Кильдебякского СДК – организовали Новогоднюю молодежную дискотеку “Новый год в кругу друзей”. Собрались молодые люди разного возраста. Главные правила вечера: участникам нельзя садится в кресла, погружаться в телефоны и оставаться в стороне – только движение.

Музыка – самый главный атрибут дискотеки. Работники культуры включали треки и создавал настроение. Была Игра «Знакомства». Ребята и девушки называли свои имена ближайшему соседу и дружески хлопали руками “Привет!”. Это дала им возможность легче погрузиться в атмосферу праздника, радости и волшебства.

Праздничная дискотека с конкурсами получился чудесным.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 январь көнне Туктар авыл клубында 80-90 еллык Яңа ел дискотекасы булып узды.Дискотекага яшь гаиләләр һәм аларның әти-әниләре җыелды, яшьлекне искә төшереп уйнадылар, биеделәр.,ә яшь буын өчен татар дискотека җырлары белән чиратлаштык.

Тэги: Туктар авыл клубы

1 январь көнне Туктар авыл клубында 80-90 еллык Яңа ел дискотекасы булып узды.Дискотекага яшь гаиләләр һәм аларның әти-әниләре җыелды, яшьлекне искә төшереп уйнадылар, биеделәр.,ә яшь буын өчен татар дискотека җырлары белән чиратлаштык.


31
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Яңа ел, мөгаен, иң көтелгән, тылсымлы һәм һәркемнең яраткан бәйрәмедер. Могҗизага, Кыш бабайга чын күңелдән ышанып, балалар бүләкләр һәм иң изге теләкләренең тормышка ашуын көтәләр.  31 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында Хисматовых гаиләсен яңа ел белән котладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм татлы бүләкләр алдылар. Балаларның күзләрендә гаҗәпләнү һәм шатлык күрү күңелле иде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел киче" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген тамашачы карап утыручы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Залда күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәүегезне теләп калабыз.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

31 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында «Новогодние чудеса» дигән күңел ачу программасы оештырдылар. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм –  Бәйрәм чарасы «С Новым годом» дигән Яңа ел җыры белән башланып китте. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм җырладылар. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

  30 нчы декабрь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә авылыбыз үзешчәннәре, "Мизгел"халык театры, "Яшьлек" бию коллективы кызлары катнашты.Кызлар үзларенең матур,дәртле биюләрен буләк иттеләр.Теләче авылының искиткеч  талантлы җырчысы Эльмира белән Мамалай авылының талантлы җырчысы Ирек бәйрәм барышында үзләренең матур җырлары белән халык күңелен шатландырдылар.Сатыш авылы җирлеге башлыгы Фаиль Фахимович Шафигуллин авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм балалар елкасы ООО "Саба" Сатыш авылы бүлекчәсе җитәкчесе  Шаймарданов Раиль Рафикович һәм эшмәкәр Зәйннетдинов Айдар Рөстәмовичның спонсорлыгы ярдәмендә быел бушлай оештырылуын әйтте.Барлык катнашучы үзешчәннәребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.Барыгызга бәхет -шатлыклар, озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез.Дөньялар тыныч булуын теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International