ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

25 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Без бергә көчле " дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. 23 февраль-барлык ир-атларга аларның бик мөһим һәм кыйммәтле кешеләр булуын искә төшерергә кирәк булган үзенчәлекле көн. Изге сүзләр һәм теләкләр, истәлекле бүләкләр хәрбиләргә генә түгел, ә гаиләләрен саклаучы барлык ир – атларга да бирелә. Сәхнәдән патриотик җырлар, матур биюләр һәм армиядә хезмәт итүгә багышланган көлке күренешләр яңгырады. Үзешчәннәр, измә мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы барлык номерларны тамашачылар алкышлар белән сәламләде. Бәйрәм концерты катнашучыларның барысын да үз иле һәм аның геройлары белән горурланып берләштерде, якты тәэсирләр калдырды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

Шекше мәдәният йортында “Ватанны саклаучыларга багышлана!” дигән спорт-танып белү программасы оештырылды. Ватанны саклаучылар көне хәрби дан көне генә түгел, ә ил сагындагы барлык ир-атларның һәм хатын-кызларның батырлык һәм кыюлык символы да булып тора. Яшь буын үз гомерләрен Ватанны саклауга багышлаган геройларны белә һәм хәтерли. Бәйрәм уңаеннан тарихи викторина оештырылды, катнашучылар биремнәр үтәделәр, ә спорт өлешендә Шекше мәдәният йорты командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Уен нәтиҗәләре буенча икенче урын «Яшьләр»гә бирелде, ә беренче урынны «Студентлар» командасы яулады. Командаларга һәм судьяларга бүләк сертификатлары тапшырылды.

 

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Шекше мәдәният йортында үзешчән җырчы,«Зиләйлүк» фольклор коллективы солисты Фирдәүсә Нәзирова хөрмәтенә «Жырлап узган гомер» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Фирдәүсә ханым үзенең хезмәт һәм иҗат юлын тулысынча халыкка хезмәт итүә багышлаган шәхес. 2013 елда оештырылган Саба мәдәният йортының «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең дә иң сәләтле җырчысы да әле ул. Һәрвакыт игътибар үзәгендә Фирдәүсә ханым,төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Гаилә - аның төп таянычы, ире Рәсим белән тату гомер итәләр, балалары, оныклары, авыл халкы өчен үрнәк булып яшиләр. Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде. «Игенче» җәмгыяте, Саба районы ветераннар советы вәкилләре, Шекше авыл җирлеге башлыгы, ХәнифТимербаев һәм Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге иҗат коллективлары, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

25 февральдә «Оста куллар» клуб берләшмәсендә катнашучылар табигать һәм иҗат дөньясына чумдылар һәм күркәләрдән искиткеч матур панно ясый башладылар. Теләсә нинди иҗади эшләрне төрле зурлыктагы, төрле вариациядәге күркәләр белән бизәргә мөмкин. Күркәләрдән ясалган картиналар бик популяр, чөнки мондый композицияләр күзне шатландыра, шулай ук бик үзенчәлекле күренә. Күркәләрдән ясалган картиналарны теләсә кайсы бәйрәмгә бүләк итәргә була. Тиздән без ярата торган 8 март бәйрәме дә җитә. Ә иң мөһиме алар үз кулларың белән һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт белән эшләнгән!

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Әти-минем таянычым» дигән уен программасы узды. Чара барышында әтиләр һәм балалар викторина сорауларына җавап бирделәр."Ватанны яклаучы дигән һөнәр бар",“Әтиеңне котла” , “Шигырь язу”, “Аш-су”, “Көлке илендә”, “Сафка тезелү әзерлеге” конкурсларында бик теләп катнаштылар. Әтиләре мәкальләр, машина маркалары, көч һәм төзлек сынаулары буенча эстафеталарда һәм конкурсларда катнашкан балалар аеруча горурлык хисләре кичерделәр. Әтиләр җитезлектә һәм җиңүгә ирешүдә бер дә калышмады. Командаларга мавыктыргыч, кайвакыт бик гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә түгел, зирәклекләрен дә күрсәтә алдылар. Бәйрәм бер тында үтте. Һәр яңа конкурста кызып -кызып катнаштылар, әмма үзара ярдәмләшү һәм татулык җиңде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Кыш - уен һәм күңел ачу вакыты ул. Саф һавада уйнау - барысының да яраткан кышкы күңел ачу чарасы. 23 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар «Күңелле стартлар» оештырдылар . Билгеләнгән вакытка балалар җыелдылар, «Җитезләр» һәм «Шаяннар» командаларына буленделэр һәм уен башланып китте! Кышкы уенда катнашучылар билгеләп үткәнчә, һава торышы җылы һәм рәхәт иде. Бик күңелле генә вакыт сизелми үтеп китте. Тау шуып, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

24 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2025"нең беренче көне башланды. Бу ярышларны Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре ачты һәм музыкаль бизәлеш өстәде. Спорт уеннары программасына бүген өстәл теннисы, киберфутбол, шулай ук аркан тарту буенча ярышлар кертелгән. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

22 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен "Ак ладья" шахмат-шашка турниры үтте. Шахмат һәм шашка - үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итүче аралашу өчен менә дигән сәбәп. Бу шатлык китерә торган уен гына түгел, үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да. Әлеге өстәл уеннары фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Шахмат-шашка турнирлары - үз күнекмәләреңне һәм белемнәреңне куллану һәм тикшерү мөмкинлеге. Бу үз-үзеңә чакыру һәм үсеш өчен мотивация. Сәламәт көндәшлек спорт дөньясының бер өлеше булып тора һәм шахмат уенын тирәнрәк һәм күпкырлы аңлауга алып бара. Мондый турнирларда балалар әкренләп үз нәтиҗәләрен яхшырталар һәм беренче урыннарга якынлашалар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

  23 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батыр егет – ил күрке” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Махсус хәрби операциядәге авылдаш егетләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы альбомнар белән танышырга мөмкин булган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Армия сафларында хезмәт иткән авылдашлар солдат тормышы турында сөйләделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә “23 сорау” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар армия темасыны булган сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар. Кичә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

20 нче  февральдә Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Ул яңа заманча бинада үзенең яңа тарихын башлап җибәрде. Үткәннәрне саклап, бүгенгесен танып, киләчәккә заманча якты караш ташлап, 19 нче февральдә ул беренче тапкыр үзенең кунаклары өчен ишекләрен ачты. Саба туган якны өйрәнү музее - Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә яшәгән, районыбызда яшәячәк кешеләрнең тарихи байлыклары җыелган.

Тэги: Бигәнәй

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International