ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2023 ел
шимбә


 

Татарстан республикасында милли йолалар һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире  балалар өчен "Уен фест"- Халык уеннары оештырды.  Бу чара үсеп килүче яшь бунны  милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Клуб мөдире балаларга, әби-бабайларыбыз яшь чакта «Наза »уенын тәкъдим итте, уенның кагыйдәләрен  һәм уйнау тәртибен аңлатты. «Наза » уены балаларга бик ошады һәм  зур кызыксыну уятты.

 

 

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

12 нче август көнне Байлар Сабасының Е.Л. Шафранов исемендәге Аргамак картодромында Шафранов Евгений Львович истәлегенә багышланган бөтенроссия күләмендә уза торган «SHAFRANOV RACE 2023» дип исемләнгән картинг ярышы булды. Бу ярышны Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләүче «Акварель» халык биюе төркеме (җитәкчесе Хузин А.И.) Кавказ биюе белән ачып җибәрде. Биючеләр уникаль костюмнарда Кавказ мәдәниятен милли һәм оригиналь итеп күрсәттеләр. Алар бу чыгышлары белән барлык катнашучыларга һәм җанатарларга яхшы тэәсир ясадылар. Барлык тамашачылар бу биюнең матурлыгыннан һәм энергиясеннән ләззәт алдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Керәнне авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында'  "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп,  "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлар, биеп  мунчага озаттылар. Алар мунчадан  чыкканда башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белэн каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр.  Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан сон, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар. Уен- көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күнелле узды. Яшь парлар, аларнын гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Керәнне авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында'  "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп,  "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлар, биеп  мунчага озаттылар. Алар мунчадан  чыкканда башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белэн каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр.  Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан сон, аларны уфалла арбасына утыртып кире  өйләренә алып кайттылар. Уен- көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күнелле узды. Яшь парлар, аларнын гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы


..12 август көнне Яңа Мичән мәдәният йорты һәм Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре агитбригада иҗади коллективының чыгышын кыр станында концерт программасы белән оештырдылар. . Урак өсте вакытында агитбригада механизаторлар алдында бай концерт программасы белән чыгыш ясарга тырыша, чөнки һәр сәгать, һәр минут кадерле, шуңа күрә бәйрәм озакка сузылмый. Шулай да җыелган урып-җыю хезмәтчәннәренә һәрнәрсәдән уңай энергия, күтәренкелек һәм хезмәт казанышлары алу өчен бу да җитәрлек булды.Шулай ук игенчеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады һәм аларга ныклы сәламәтлек, мул уңыш һәм нәтиҗәле эш вакытында яхшы һава торышы теләделәр.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

11
август, 2023 ел
җомга

Лесхоз мәдәният йортында «Без биибез һәм җырлыйбыз» дип аталган Яшьләр көненә дискотека бара. Халыкара яшьләр Көне 12 августта яшьләрнең дөньяны үстерүдә һәм төзүдә ролен һәм аларның юлында торган көндәлек проблемаларны искә төшерү максатыннан билгеләп үтелә. Ул БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1999 елның 17 декабрендә (резолюция 54/120) 1998 елның 8-12 августында Лиссабонда узган Яшьләр эшләре буенча Бөтендөнья Министрлар конференциясе тәкъдиме буенча куелган. Халыкара яшьләр көне беренче тапкыр 2000 елның 12 августында билгеләп үтелә.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

10 август көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында «Физкультурачылар көне» нә багышланган «Кечкенә спортчылар» исеме астында велоузыш буенча ярышлар узды. Бүген спорт белән шөгыльләнү-трендта булу һәм заман белән бергә атлау дигән сүз. Велосипед-кеше танышкан иң беренче транспорт чарасы. Беренче транспортның өч тәгәрмәче бар. Тик кирәкле күнекмәләр алганнан соң, бала ике көпчәкле велосипедка күчерелә. Велосипед спорты ярышларында җиңү өчен күп һәм ныклап шөгыльләнергә, физик мөмкинлекләреңне яхшыртырга, зур йөкләмәләрне җиңәргә кирәк. Балаларга мондый ярышлар бик ошады.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

А.С. Пушкинның әкиятләрен йоклар алдыннан балаларга укыйлар, аның шигырьләрен мәктәп укучылары ятлыйлар, аның әсәрләрен өлкәннәр сокланып укыйлар. Бөтен дөнья театрларында аның романнары һәм хикәяләре мотивлары буенча спектакльләр куялар, режиссерлар фильмнар төшерәләр. 11 августта Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Пушкин открыткасын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.Аппликация тематикасы булып А.С. Пушкинның «Алтын балык турында әкият»дигән танылган әсәре торды. Шаблоннарның бер өлеше алдан әзерләнгән, ә икенче өлешен балалар үзләре кисеп алдылар. Чарада  катнашучыларның барысы да зур рәхәтлек белән иҗатка чумдылар, үзләренең кечкенә шедеврларын булдырдылар. Күп кенә балалар карандашлар һәм фломастерлар белән рәсем ясап, фантазияләрен дәвам иттеләр, шуңа күрә открыткалар тагын да яктырак һәм төслерәк булып чыкты. Чара күңелле узды, очрашуда катнашучылар үз эшләренә иҗади якын килделәр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

"Уен Фест" - балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү максатыннан, үсеп килүче буынның тәрбия процессында уенның мөһимлеген һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгытуны искә төшерергә тиешле традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү аша үткәрелә торган масштаблы проект.
2023 елның 11 августында «Уен - фест» халыкара фестивале кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә яшүсмерләрне һәм балаларны "Йозек салыш"татар халык уенына өйрәтте(катнашучы.-19)

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

11 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина балалар өчен физкультурачылар көненә багышланган «Вперед по дороге здоровья» дип исемләнгән спорт-күңел ачу программасы оештырды. Чара бу көннең тарихы белән танышудан башланып китте. Аннары балалар ике командага бүленеп, спорт ярышларына керештеләр. Балалар «Хоккей с мячом», «Кто быстрее» һәм «Эстафета» дигән спорт хәрәкәтчән уеннарында бик теләп катнаштылар. Яшь спортчылар тизлек, җитезлек буенча ярыштылар һәм командада бик дус эшләделәр. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте, алар хәттә тирә-юньдә булган хәлләрне дә күрмәделәр. Алар барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде. Барлык катнашучылар да күтәренке, яхшы кәеф һәм татлы бүләкләр алдылар.

 

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International