А.С. Пушкинның әкиятләрен йоклар алдыннан балаларга укыйлар, аның шигырьләрен мәктәп укучылары ятлыйлар, аның әсәрләрен өлкәннәр сокланып укыйлар. Бөтен дөнья театрларында аның романнары һәм хикәяләре мотивлары буенча спектакльләр куялар, режиссерлар фильмнар төшерәләр. 11 августта Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Пушкин открыткасын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.Аппликация тематикасы булып А.С. Пушкинның «Алтын балык турында әкият»дигән танылган әсәре торды. Шаблоннарның бер өлеше алдан әзерләнгән, ә икенче өлешен балалар үзләре кисеп алдылар. Чарада катнашучыларның барысы да зур рәхәтлек белән иҗатка чумдылар, үзләренең кечкенә шедеврларын булдырдылар. Күп кенә балалар карандашлар һәм фломастерлар белән рәсем ясап, фантазияләрен дәвам иттеләр, шуңа күрә открыткалар тагын да яктырак һәм төслерәк булып чыкты. Чара күңелле узды, очрашуда катнашучылар үз эшләренә иҗади якын килделәр.