29 август көнне Язлы-Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клублары белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Мин яратам сине Татарстан " дип аталган бәйрәм программасы үткәрелде. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гаффарова Гөлназ ачты, ул авылдашларын бәйрәм белән котлады, тамашачыларга республикабызның чәчәк атуы турында сөйләде. Олы Арташ авыл клубы мөдире Шакирова Гөлназ, үзешчән артистлар Гыймадиев Ренат, Хәлиев Илшат тамашачыларга иң яхшы җырлар бүләк иттеләр. Язлы-Арташ авыл клубы мөдире "Наза", "Голбану", "Биш парлы"кебек халык уеннарын оештырды һәм тамашачыларны яшьлекләренә алып кайтты. Бәйрәм программасында иң яшь катнашучы Руфина Ибраһимова булды Программаны "Мин яратам сине, Татарстан"җыры белән тәмамладык. Тамашачылар яхшы кәеф алдылар , артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.
Җәй белэн саубуллашырга вакыт җитте. Ул тәмамланды, ләкин бик күп күңелле хатирәләр калдырды. Бу вакыт төрле чаралар белән тулы иде. Соңгы җылы көннәрдә,31 август конне Сулэ авыл клубы хэм Курсабаш мэдэният йорты модирлэре узебезнен узешчэннэребез белэн тэбигать кочагында жэйне озату чарасын уткэрделэр. Чара бик кунелле утте. Тэбигатьтэ чэйлэр эчеп, матур жырлар жырлап, аралашып кунел ачтык. Хэтирэлэрне искэ тошереп, алда зур планнар куеп таралыштык.
30 август конне Байлар Сабасы "Ямьле Саба" яр буенда Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Милли Моннар Ватаны син-Сабам!" дип исемлэнгэн зур бәйрәм узды. Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханәсе, Түбән Утар авыл клубы мөдирләре үзбәк халык стилендә бәйрәмдә катнаштылар. Хорводлар оештырдылар, халык уеннары уйнадылар.
30 августта Байлар Сабасы бистәсенең «Ямьле Саба» яр буенда «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!, Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган бәйрәм үткәрелде. Тимершык мәдәният йорты, китапханәсе хезмәткәрләре Тимершык СДК каршындагы мизгел фольклор ансамбле белән берлектә кунакларны җырлар белән каршы алалар , биюләр белән барысын да бәйрәмгә җәлеп итәләр. "Кичке уен" проектында катнашкан Коллектив рәхмәт хаты һәм бүләкләү бүләге белән бүләкләнә.
29 августта Тимершык мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, милли мәдәниятләр елы, Республика көне кысаларында, "Яшьләр" урамында "Минем республикам" дигән исем астында бәйрәм оештырдылар. Салкын һава торышына карамастан, бәйрәмгә бик күп кунаклар җыелган. Бу чын бәйрәм иде. Тамашачылар мәдәният хезмәткәрләре үткәргән конкурсларда бик теләп катнаштылар. Җырладылар һәм биеделәр. Сабай клуб мөдире һәм үзешчән җырчылар тамашачыларга матур җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәм дискотекасы тәмамланды.
30 августта Татарстан республикасында яшәүчеләрне берләштерүче махсус бәйрәм – Республика Көне, Ватан көне билгеләп үтә. Бу бәйрәм чыннан да бөтен халык бәйрәме. Байлар Сабасы бистәсенең «Ямьле Саба» яр буенда «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!”, Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган бәйрәм чарасы узды.Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, «Тюрагай» фольклор коллективы әгъзалары һәм балалар белән удмурт халык стилендә бәйрәмдә катнаштылар, «Дуслык» түгәрәгендә әйләнделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Тамашачыларга удмурт милли ризыгы «Перепечи» тәкъдим ителде.Төрле милләтләрнең халык уеннарында катнаштылар.
31 августта Яңа Мичән мәдәният йортында укытучы һәм остаз елына багышланган «укытучыларга аерым хөрмәт» дигән танып белү әңгәмәсе узды. Чара барышында балалар «укытучы» һөнәре турында белделәр, ул бик җаваплы һәм авыр, һәм зур табыш таләп итә. Без укытучыларыбыздан язарга һәм укырга өйрәнәбез, яңа һәм кызыклы нәрсәләр өйрәнәбез, шулай ук гадел, игелекле, намуслы булырга өйрәнәбез. Әңгәмә ахырында балалар укытучы һөнәре зур хөрмәткә лаек дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки укытучылар балаларны үстерергә һәм тәрбияләргә ярдәм итәләр, аларга үз хезмәтләрен һәм җаннарын салалар. Сөйләшү кызыклы һәм аңлаешлы булды.
29 августта Язлы-Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Республикам минем - Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гаффарова Гөлназ ачты, ул авылдашларын бәйрәм белән котлады, тамашачыларга республикабызның чәчәк атуы турында сөйләде. Олы Арташ авыл клубы мөдире Шакирова Гөлназ, үзешчән артистлар Гыймадиев Ринат, Галиев Илшат тамашачыларга иң яхшы җырлар бүләк иттеләр. Язлы-Арташ авыл клубы мөдире тамашачылар белән "Наза", "Голбану", "Бишь парлы"кебек халык уеннары оештырды һәм үткәрде. Бәйрәм программасында иң яшь катнашучы Руфина Ибраһимова була. Программаны "Мин ярат сине, Татарстан" җыры белән тәмамладык. Канәгать тамашачылар озак вакыт катнашучыларны җибәрмәделәр, яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.
30 августта “ямьле Саба "Байлар Сабасы Яр буенда" Милли Моннар Ватан син-Сабам!"Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган. Курсабаш авыл мәдәният йөрты мөдирләре Өчиле авыл клубы һәм Түбән Утар авыл клубы белән берлектә үзбәк халык стилендә бәйрәмдә катнаштылар. Хорводлар алып баралар, халык уеннары уйныйлар.
30 август көнне Мишә авыл җирлегенең Лесхоз, Сабабаш һәм Килдебәк мәдәният йортлары хезмәткәрләре Меша авыл җирлеге клуб оешмалары активистлары белән берлектә "Милли моңнар Ватаны син – Сабам!" бәйрәме кунакларын күңелле җырлар һәм күңелле биюләр белән каршы алдылар.