ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2023 ел
җомга

Янә районда Яңа ел алды ыгы-зыгысы, балалар, көтелмәгән сюрпризлар көтеп, Кыш бабайга хатлар язалар, тирә-юньдәге һәрнәрсә якты гирляндалар белән ялтырап тора һәм чыршы исе килә һәм, әлбәттә,  традиция буенча, район Яңа елны бәйрәм итүне яңа ел бәйрәмнәре арасында иң мөһиме, матур һәм күңелле район чыршысын ачу тантанасы белән башлый.Саба районында ел саен традиция буенча Үзәк чыршыны Кыш бабайлар парады белән ачу чарасы уза. Парадта ел саен авыл мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм район предприятиеләре составы катнашты.  Яңа ел персонажлары барлык үтеп баручыларны яңа ел белән котлады. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Яңа ел карнавал костюмнарында катнаштылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

29 декабрьдә Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният һәм китапханә хезмәткәрләре Курсабаш интернат мәктәбе балалары өчен "Кышкы патшалыкта Яңа ел могҗизалары" Яңа ел театральләштерелгән тамашасын куйдылар. Безнең клуб залында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Яңа ел музыкасы, бизәкле чыршы, ялтырап торган уенчыклар,декорацияләр барысы да күтәренке кәефкә, бәйрәм һәм могҗиза көтүгә ярдәм итте.Балалар Тылсымлы уеннар уйнадылар, Кыш Бабайга Яңа ел чыршысында утлар кабызырга, Кар кызын табарга ярдәм иттеләр. Барысы да җылы әкият атмосферасында үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен төрле эшчәнлек аша ачтылар. Кызлар һәм малайлар уңай эмоцияләр, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар!

Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Ләкин беркем дә Яңа ел могҗизасын, тылсымлы үзгәрүләрне һәм маҗараларны безнең балалар кебек чын күңелдән көтми.

Тэги: Сулэ авыл клубы

29 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты балалар бакчалары балалары өчен «Приключения Новогоднего мешка» дигән балалар спектаклен оештырдылар. Балалар өчен Яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары артыннан баралар, алар бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә китәләр. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр һәм кечкенә тамашачылар өчен уеннар әкият геройлары белән мәдәният йорты фойесында көтелгән. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

29 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә «Голубой огонек» Яңа ел концерты оештырдылар. Чара театральләштерелгән күренештән башланды, ә аннан соң бәйрәм концертында тамашачылар популяр хитларны да, Яңа ел башкаруында классик җырларны да ишеттеләр. «Акварель» халык бию төркеме бәйрәм кунакларын үзенең дәртле биюләре белән сөендерде. Төрле конкурслар һәм викториналар уздырылды, анда һәр катнашучы бүләк ала алды. Яңа ел концерты-музыка, күңел ачу һәм Яңа елны уңайлы һәм бәйрәм шартларында каршы алу өчен бик яхшы вакыт.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

28 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел» бал-маскарады оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы концерт программасын әзерләделәр. Тамашачылар Яңа ел атмосферасына чумдылар, кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Кыш бабайның килүе белән җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән чын бәйрәм булды. Чара ахырында Хуҗиәхмәт Мәүлит мәчет мулласы халыкны Яңа ел белән котлады.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

27 декабрь көнне Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чарада Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова һәм Шәмәрдән мәдәният       йорты каршындагы сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә катнаштылар. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Программада оешмаларның иң яхшы чыгышы, Яңа ел чыршысын бизәү, йорт яны территориясен бизәү өчен бүләкләүләр булды. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтле уеннар белән чиратлашып, бу бәйрәм чарасын онытылмаслык итте. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашучылар өчен бик күп бүләкләр булды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Яңа ел алдыннан 2023 елның 26 декабрендә "Каенкай" балалар бакчасында  Яңа Мичан балалар бакчасы тәрбиячеләре, китапханәче һәм яңа Мичан мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «урманда чыршы туган» иртәсе уздырыла. Программада биюләр, җырлар, экият геройлары белән уеннар бар иде, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары Убырлы  һәм Аждаһа балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына алып керделәр. Балалар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә хорлар белән чын бәйрәм башланды. Спектакльдән соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар. Балалар бәйрәм кәефе  алып кайттылар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Тәрәзә артында чын карлы кыш! Бу тимераякта һәм чаңгыда шуу, кар таулары һәм ныгытмалар ясау, чын күңелдән кар  атышлы уйнау вакыты. Ә кар бабайларсыз нинди кыш соң? Кар бабай-Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең төп герое. Үз куллары белән ясалган әкияти сыннар һәр ишегалдының бизәге булып тора. Ә уртак иҗат дуслык элемтәләрен ныгытырга ярдәм итә һәм аралашу өчен күңелле минутлар тудыра. Иштуган авыл мәдәният йорты  һәм китапханә белгечләре фанерадан сыннар ясадылар.Барысы да сыннар ясау өстендә тырышып эшләделәр. Иҗади идеяләр бик күп. Сыннарны зур энтузиазм белән  матур итеп буядык.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Яңа елны һәркем түземсезлек белән көтә. Бүләкләр, җырлар, бию һәм күңел ачу һәрвакытта да көтәбез. Бәйрәмне тагын да яктырак итү өчен, ул хәтердә калсын өчен, без Иштуган мәдәният йорты белгечләре фотозона булдырдык. Яңа ел фотозонасы-матур фотога төшү өчен искиткеч урын. Безнең мәдәният йортында шундый "Тылсымлы фотозона" бар . Барыгызны да фотосессиягә чакырабыз!

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Террорчылык - кешелек тормышына зыян салучы жинаять торе. Балалар хэм олылар барысы да террорчылык белэн корэшергэ генэ тугел, булдырмаска да тиешлэр. Террорчылар халыкны кулга алырга, шартлаткычлар урнаштырырга, корал кулланырга момкиннэр. 26 декабрь конне Елыш авыл клубында "Террорга каршы бергэлэп"- дип исемлэнгэн мэгълумэт сэгате узды. Балалар белэн террорчылык турында сойлэштек, узенне ничек тотарга кирэклеге, шикле эйбер кургэндэ нишлисе анлатылды.

Тэги: Елыш авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International