27 декабрь көнне Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чарада Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова һәм Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә катнаштылар. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Программада оешмаларның иң яхшы чыгышы, Яңа ел чыршысын бизәү, йорт яны территориясен бизәү өчен бүләкләүләр булды. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтле уеннар белән чиратлашып, бу бәйрәм чарасын онытылмаслык итте. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашучылар өчен бик күп бүләкләр булды.