23 февральдә Язлы Арташ выл клубы мөдире авыл яшьләре өчен Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә "Башваткыч" интеллектуаль уенын оештырды һәм үткәрде. Башваткыч - кешелекнең уникаль уйлап табуы, бу безнең буш вакытыбызны кызыклы һәм файдалы итә. Безнең кунаклар - армиядә хезмәт иткән егетләр, бу уенда зур рәхәтлек белән катнаштылар. Алар өчен хәрби тематикага кызыклы сораулар әзерләнгән иде, Совет Армиясе сафларында хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Безнең катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын, тирән белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга тиз җаваплар белән гаҗәпләндерделәр.
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне, «Буыннар хәтере»Бөтенроссия акциясе кысаларында, Иштуган авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре балалар белән һәйкәлгә веноклар салдылар. Акция тарихи хәтерне саклауга, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Сугышта һәлак булган геройларга Ватанны саклаучыларга чәчәкләр салу-мәңгелек тормыш һәм хәтер символы. Безнең геройлар мәңгелек, чөнки алар безнең йөрәкләрдә яшиләр!
Ватан-ул әни, хатын, балалар, баш өстендә тыныч күк, Туган як…Ватанны саклаучы булу – зур хөрмәт. Шуңа күрә 23 февральдә бөтен илебез бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә, анда без барыбыз да кадерле ир-атларыбызга хөрмәт күрсәтәбез.22 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Солдат булу-Ватанга хезмәт итү»исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. Уен барышында егетләр үзләренен көчләрен,зирәклекләрен күрсәттеләр, «Хәрби тематикага викторина” , “Рота, күтәрел”, “Төз атучылар”, “Парикмахеры” ,”Кухня короле,«Иң җитезе» , ”Конструкторы”, «Мыеклы бала караучы» конкурсларында катнаштылар. Дәрт һәм җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны шулкадәр мавыктырды ки, алар тирә-юньдәге хәлләрне сизмәделәр. Ахырда катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алды.
23 февральдә Эзмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Ватанга хезмәт итәм» дип исемләнгән чара узды. 23 февраль-барлык ир-атларга бик мөһим һәм кыйммәтле кешеләр булуын искә төшерү өчен махсус көн. Яхшы сүзләр һәм теләкләр, истәлекле бүләкләр хәрбиләргә генә түгел, ә гаиләсен саклаучы барлык ир – атларга да бирелә. Бу чарага армиядә хезмәт иткән авылдашлар чакырылды. Алар өчен интеллектуаль уен оештырылды. Уен музыкаль номерлар белән озата барды. Катнашучыларның һәрберсе хәрби хезмәттә үз тарихын һәм армиядә булган кызыклы вакыйганы сөйләде. Катнашучылар уенга бик теләп кушылдылар һәм биремнәрне чиштеләр.
23 февральдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәме хөрмәтенә "Итекле Футбол" оештыралар һәм үткәрәләр. Чара котлау сүзләре һәм җыр белән башланды. Ярышларда 3 команда катнаша. Уен бик актив һәм шаян бара. Шулай ук "Чаңгыда йөгерү" һәм "Аркан тарту" ярышлары оештырыла. Җиңүче булып Сабабаш командасы, икенче булып Сборная Лесхоз командасы, ә өченчесе Урман командасы танылды. Барлык командалар да истәлекле бүләкләр алды. Атмосфера һәркем өчен бәйрәмчә иде. Без моңа бик шат!
23 февраль конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты белгечлэре, Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш библиотекасы модирлэре патриотик акциядэ катнашып, СВО дагы егетлэребезгэ котлау видеосы жибэрделэр.
23 февральдә илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу-Ватаныбызны саклаучы барлык
кешеләрнең бәйрәме. Бу бәйрәм хөрмәтенә Яңа Мичән мәдәният йортында "Ватан терэге-ир
егет"конкурс - уен программасы үткәрелде.Уен программасы барлык катнашучылар өчен
котлаулардан башланды! Алып баручылар бәйрәм тарихы, хәрби һөнәренә мәхәббәт һәм хөрмәт
тәрбияләү традицияләре, Ватаннары өчен горурлык хисе турында сөйләделәр. Балаларга бу
сыйфатларны төрле конкурсларда катнашып күрсәтергә тәкъдим ителде. Төгәллек, җитезлек, көч,
тапкырлык осталыкларын күрсәтеп, алар командирлык пунктына барып җитәләр, анда хәрби
викторина сорауларына җавап бирәләр һәм «Ватанны саклаучы булачак»дигән лаеклы исем
алалар.Уен музыкаль номерлар белән аралашып алып барыла. Чара танып белү, кызыклы һәм күңелле булды.
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар..
23 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Чын күңелдән" исемле бәйрәм программасы үткәрде. Чара башында барлык ир-атларны бәйрәм белән котладык, шуннан соң конкурс программасында катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Хәрби-патриотик темага «Ватанны саклаучылар» исемле викторинасы үткәрелде.
23 февраль-көч, батырлык һәм Ватанны яклауга багышланган махсус көн. Бу көнне ир-атларны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Шуңа бәйле рәвештә Түбән Утар авыл клубында Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе иҗади коллективы "А ну-ка, парни!" диелгэн чараны үткәрүдә катнаштылар. Бу чара кысаларында СВОда булган ир-егетлэребезне, аларның әти-әниләрен хөрмәтләделәр, шулай ук бильярд буенча турнирга нәтиҗә ясадылар һәм тамашачыларга "Ойлэнэсе иде, егетлер" театраль концертын тәкъдим иттеләр.Театраль концерты бер сулышта узды. Ул һәркемгә яхшы кәеф һәм яхшы елмаю бүләк итте.
23 февральдә Кызыл Мишә авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир узды. Бильярд турниры ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә этәрде. Көрәш кызыклы һәм киеренке булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да һәр туп өчен көрәшә, интрига соңгы партиягә кадәр саклана. Ә призерлар өчлеге түбәндәгечә бүленде: 1 урынны Нигъматҗянов Фирдинант, 2 урынны Нигъматҗанов Ринат һәм 3 урынны Яруллин Илдар алды.
Без җиңүчеләрне һәм турнирда катнашучыларны котлыйбыз, һәркемгә ярышларда җиңүләр, эштә уңышлар, нык сәламәтлек, хөрмәт һәм мәхәббәт, якыннарыгыз тарафыннан аңлау һәм ярдәм телибез.