«Солдат булу-Ватанга хезмәт итү» конкурс-уен программасы

2024 елның 24 феврале, шимбә

Ватан-ул әни, хатын, балалар, баш өстендә тыныч күк, Туган як…Ватанны саклаучы булу – зур хөрмәт.  Шуңа күрә 23 февральдә бөтен илебез бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә, анда без барыбыз да кадерле ир-атларыбызга хөрмәт күрсәтәбез.22 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Солдат булу-Ватанга хезмәт итү»исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. Уен барышында егетләр үзләренен көчләрен,зирәклекләрен күрсәттеләр,   «Хәрби тематикага викторина”  , “Рота, күтәрел”, “Төз атучылар”, “Парикмахеры” ,”Кухня короле,«Иң җитезе» , ”Конструкторы”,  «Мыеклы бала караучы» конкурсларында катнаштылар. Дәрт һәм җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны шулкадәр мавыктырды ки, алар тирә-юньдәге хәлләрне сизмәделәр. Ахырда катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International