ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

25 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре соңгы вакытта тагын бер игелекле, изге эшкә кереште - алар матур гомер юлы үтеп, гомер көзенә кергән хезмәт ветераннарының өенә барып, күчмә концерт күрсәтә башладылар. Чираттагы шундый чыгышның берсе - 105 нче яше белән барган Таифә әби Адгамова өендә булды. 10 балалы гаиләдә үсеп, бик яшьли тормыш арбасына җигелгән ул. Ачы сугыш елларының бар авырлыгы да, ачлык дәхшәте дә, хәтта канлы репрессия җилләре дә читләтеп үтми аны. Барын күрә, барына да түзә. Сабыр һәм үтә тырыш Тайфә әби нинди генә хезмәткә алынса да - җиренә җиткереп, башкаларга үрнәк итеп куярлык дәрәжәдә башкарган. Авылда бригадир да булган ул, урман хужалыгында агач та утырткан, мәктәптә идән дә юган, йозләгән балага ашарга да пешергән. Бүген исә, шул елларны искә алып, хатирәләр белән уртаклаша. Кызы Гөлүсә тәрбиясендә яшәп яткан Тайфә әби - бик кунакчыл һәм кече күңелле дә. Мәдәният хезмәткәрләрен ул шатланып каршылады, хәтта безгә кушылып җырлап та алды әле. Үзенә генә атап язылган шигырьне тыңлап, күзләренә яшь тамчылары эленде. Очрашу-күрешүгә  әбинең бергә эшләгән хезмәттәшләре - дәрәҗәле укытучылар - Роза Салиховна, Мәшүдә Шәйхетдинова, Алсу Фазлиевна, Роза  Гаязовналарның да килүләре - бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Әлеге күчмә концерт бу елда икенче тапкыр үткәрелде, беренчесе - бөтен гаиләләре белән хезмәт юлларын мәктәп белән бәйләгән данлыклы Госмановлар гаиләсендә булды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

24
март, 2024 ел
якшәмбе

 

Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Террорчылык актын туктату һәм ачу, аның нәтиҗәләрен киметү һәм шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, гражданнарга куркыныч янаганда һәм терактлар вакытында халыкның үз-үзен тотышы һәм гамәлләре кагыйдәләрен, тәртибен белергә, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә кирәк. Һәр кеше экстремаль ситуацияләрдә үз тәртибен һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш һәм психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга  Олы Нырты мәдәният йортында " Терроризм - җәмгыятькә куркыныч "дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Террорчылык янаулары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.. Чарада катнашучылар шулай ук бик игътибарлы булу һәм шикле кешеләрне күрә белергә кирәклеге турында аңлатылды. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне һәм якыннарыңны яклый алу юллары турында сөйләштеләр.Әңгәмә ахырында ,теракт вакытында һәлак булганнарны, бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Бу биремнәр белемнең төрле өлкәләреннән сорауларны үз эченә алган. Катнашучылар үзләренең барлык интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр, төрле темаларга кызыклы һәм кайвакыт бик катлаулы сорауларга җавап бирделәр: спорт, әдәбият, сәнгать, тарих, география... Барлык катнашучылар да нәтиҗәле эшләделәр, авырлыклардан курыкмадылар, логик һәм абстракт фикерләү сәләтен күрсәттеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

23
март, 2024 ел
шимбә

21 март көнне Кукмара муниципаль районының мәдәният йортларындаӘтнә, Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Биектау һәм Кукмара муниципаль районнарының  мәдәният хезмәткәрләренең “Мәдәни десант”    күчмә семинар-практикум узды. Район мәдәният йорты делегациясе, Саба муниципаль районының үзәкләштерелгән клуб системасы, Иштуган мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе М.Т. Гайнетдинова зональ республика семинар-практикумында катнаштылар. «Мәдәни десант» ның максаты – консультация бирү, практик һәм методик ярдәм күрсәтү, шулай ук җирле муниципаль мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү. Чарада катнашучыларны «Таткультресурс үзәге» директоры Алсу Мифтахова, район мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламләде. Шулай ук семинар барышында мәдәният алдынгылары бүләкләнде. Аннары чарада катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, Югары Чура, Яниль, Олыз мәдәният йортларында эшләрен дәвам иттеләр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

22 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр.Бәйрәм татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә кушылу, татар халык уеннары, татар халык биюләре элементлары белән танышу, милли бәйрәмнәргә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде. Мәдәният  йорты каршында   Нәүрүзбикәне каршы алырга олысы кечесе җыелды.Ләкин хуҗабикә урынына бәйрәмгә Кыш бабай килде. Ул үз хакимиятен тапшырырга теләмәде. Нәүрүзбикә үз хокукларына керсен өчен, Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә бер-берсе белән ярыштылар. Ул көрәш белән булса да, язгы урынны Наүрүзбикәгә бирде. «Нәүрүз» нең барлык катнашучылары «Карга боткасы», кайнар чәй һәм коймак белән рәхәтләнеп авыз иттеләр. Катнашучылар шигырьләр укыдылар, язны мактадылар һәм чакырдылар, җырладылар, биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм программасы тамашачыларда  җылы атмосфера һәм искиткеч кәеф тудырды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Язгы урманнан да матур, гаҗәп һәм мавыктыргыч нәрсә юк. Урманның бөтен матурлыгын урманның үзендә генә күрергә һәм аңларга мөмкин.   Агачларга сокланып, саф һава сулап, туган ягыбызның матурлыгын күреп була. Язгы кояшлы көнне, 21 мартта Халыкара урман көнендә Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән экскурсиягә киттеләр. Экскурсия алдыннан балаларга урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар: урман кешеләрен куркытмас өчен тавыш чыгармаска,карда тапталган юлларда йөрү, куакларга кул тидермәү- кыш көне туңган ботаклар җиңел ватыла; игътибарлы булу, матур күренешләр күрү. Безнең урманда нинди хайваннар һәм кошлар яши, нинди үсемлекләр, агачлар, куаклар, җиләкләр һәм гөмбәләр үсә.«Урман – җирнең яшел калканы»дигән әңгәмә үткәрдек. Балалар белән урман хайваннары турында сөйләштек. Алар кыш көне нәрсә белән тукланалар, кыш көне нинди төс алалар.  Урман, тынлык, шау-шу тавышларын тыңладык. Кар эзләрен карадык, кемнәр икәнен белергә тырыштык.  Балалар белән кайту юлында урман кырыенда тоткарландык, анда бик биек кар көртләре бар алар шунда уйнадылар, һәм, әлбәттә, фотога төштеләр. Өйгә кайтканда тәэсир алмаштык, урман турында табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр искә төшердек.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Монисто-удмурт хатын-кызларының традицион күкрәк муенсасы. Монисто берничә рәт җепләрдән торган муенсадан тора, аларга тәңкәләр, мәрҗәннәр тегелгән.20 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Удмурт халык муенсасы-монисто» монисто ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Сәнгать җитәкчесе монистоның барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аның төрләре белән таныштырды. Биҙәлеш өчен нигезне ничек ясарга кирәклеген аңлатты, тәңкәләрдән дөрес композиция урнаштырырга һәм аларны тукымага  тегәргә өйрәттеләр.Үз кулларың белән тәңкәләрдән тәңкәле муенса ясау бөтенләй авыр түгел, иң мөһиме-сабырлык, игътибарлылык һәм тырышлык. Кызлар  стильле, оригиналь, нәфис муенса ясадылар һәм нәтиҗәдән канәгать калдылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

22
март, 2024 ел
җомга

22 март көнне  Оет авыл клубында Сәрдә авылы үзешчәннәре артистлары «Күңелләрдә яз»  дип исемләнгән концерт программасы белән чыгы ясадылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга иҗади программа һәм дустанә атмосфера бүләк иттеләр. Тамашачыларга  вокаль номерлар, төрле нәфис сүз, шулай ук көлкеле миниатюралар тәкъдим ителде. Концертта һәр катнашучының чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Тэги: Оет авыл клубы

Бию – музыкаль ритм, гәүдә хәрәкәте аркылы эмоцияләр җиткерү сәнгате. Ул кешеләрнең хисләрен, кәефен, идеясен сүзсез генә белдерергә мөмкинле бирә торган универсаль тел. Шул ук вакытта бию – зур көндәлек хезмәт. 19 мартта Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Бию сәнгате” дигән мастер – класс нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар “Чабата” халык биюе элементлары белән таныштылар, халык биюенең табигый тирәлектә башкарылуын, аерым традицион хәрәкәтләре, ритмы, костюмнары барын белделәр. Ахырдан катнашучылар бию күнекмәләренә сәләтләрен күрсәттеләр. Кечкенәләр “Әпипә” биюен ныгыттылар.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Традицион рәвештә Шигърият көне 21 нче мартта язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә, бу дата рәсми рәвештә 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе резолюциясе белән булдырылган, ә инде 2000 елда бөтен дөнья беренче тапкыр тантаналы датаны каршы алган. Бу салкын март көнендә бөтен дөнья сүз осталары һәм каләм осталары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бәйрәм итәләр. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Мин искиткеч мизгелне хәтерлим» дип аталган шигърият сәгате үткәрәләр, А.С. Пушкин шигырьләрен укыдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International