ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2024 ел
җомга

26 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалының балалар тынлы бүлеге укытучысы А.А.Фәтхуллин белән берлектә тынлы бүлек укучылары өчен Чернобыль казасы вакыйгаларына багышланган «Чернобыль» мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу сәгать кысаларында алып баручылар Чернобыль фаҗигасе вакыйгалары, аның нәтиҗәләре һәм иминлекнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Чөнки бу авария ХХ гасырның иң зур экологик катастрофаларының берсе булып санала. Мәгълүмат шулай ук танып белү видеоматериалы белән тулыландырылды. Аны караганнан соң кагыйдәләрне үтәү һәм саклык чаралары турында җентекләп фикер алыштылар. Бу мәгълүмат сәгате укучыларга аңлы һәм җаваплы булырга ярдәм итте.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 апрельдә Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Тукай-шигърият чишмәсе» дигән әдәби сәгать узды. Апрель аенда яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Башта балалар белән шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында тагын бер тапкыр искә төшердек. Гаҗәеп әкиятләр, яраткан шагыйрьнең шигырьләре күп буын укучыларга ошады. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең танылган әкиятләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар үзләре дә бөек шагыйрьнең «Таз»әсәренең әкият геройларына әверелделәр.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

25 апрель конне Елыш авыл клубында татар халкынын боек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "И Туган тел, и матур тел" дип исемлэнгэн эдэби музыкаль кичэ уздырылды. Балалар белэн бергэлэп Габдулла Тукайнын шигырьлэрен сойлэдек, жырларын жырладык. "Кэжэ белэн Сарык", "Бала белэн Кубэлэк" шигырьлэреннэн озеклэр курсэтелде. Кичэ бик кунелле узды.

Тэги: Елыш авыл клубы

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичергәннән соң, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә гаиләләр белән «Тукай безнең йөрәкләрдә яши»дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәче балаларны бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Алар белән шагыйрьнең шигырьләре буенча рольле укулар үткәрә. Шулай ук балалар Г.Тукай әсәрләре буенча «Тукай - халык яраткан бөек шагыйрь»дигән викторинада катнаштылар. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, акыллы һәм игелекле. Матурлыкка, тырышлыкка өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыралар. Укучыларның күңелләренә иман, өмет, хыял уята, шатлык һәм Илһам китерә.Балалар шагыйрьгә багышланган тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ахырда Шәриповлар гаиләсе Г.Тукайның “Туган тел “ җырын башкардылар

 

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

25 апрельдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган "Тукай мәңге йөрәкләрдә" шигъри кичәсен үткәрде. Чара барышында без укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык. Балалар" Бала беләнүбәлек" шигырен сәхнәләштерделәр, яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Чара" И туган тел " җыры белән тәмамланды

Тэги: Туктар авыл клубы

 1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында иң куркыныч һәлакәт була. Фаҗига турындагы хәтер халык күңелендә төзәлмәслек яра булып калачак. Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Шул уңайдан 24 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Чабья-Чурчи авыл клубы  белән берлектә , мәктәп укучылары өчен«Чернобыль сабаклары » дигән хәтер сәзгате үткәрделәр. Саимә апа  катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында җиребездә кабат Чернобыль кабатланмасын өчен фаҗигале көннәр турында хәтерне саклау иде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

 

Без барыбыз да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны яратабыз һәм беләбез. Балачактан ук аның әкиятләре, тормышы белән таныш. 25 апрельдә "Салават күпере" театр коллективы катнашучылары Кече Шыңр мәдәният йорты каршында Габдулла Тукайның "Кәҗә  һәм Сарык "әкиятенә нигезләнгән театрал күренеш күрсәттеләр. Анда төп персонажлар: кәҗә һәм сарык, әби һәм бабай, бүреләр. Бу әкият күңелле һәм шул ук вакытта гыйбрәтле нигезгә ия, ул балачакта балалар танышкан беренче әкиятләрнең берсе. Нәкъ менә шундый мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәяләрдән әхлак нигезләре барлыкка килә. Әкият комсызлык һәм ахмаклыкны мыскыл итә, игелек, ярдәмчеллек һәм үзара ярдәм итүне өйрәтә. Бала балачакта Тукай әсәрләре аша күбрәк тәэсир алган саен, киләчәктә ул шулкадәр  акыллырак , иҗади шәхес булачак.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 24 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр.  Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Чара ахырында тематик презентация күрсәтелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24 апрельдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Биеп яшә!” дигән бию көненә багышланган чара узды,. Бию-иң борынгы сәнгатьләрнең берсе. Бию төрле мәдәниятләр һәм милләтләр кешеләрен берләштерүче универсаль тел. Халыкара бию көне-бу сәнгать төренә игътибар итү өчен сәбәп. Эзмә урта мәктәбенең төрле сыйныф укучылары бүген биюнең төрле стильләрендә үзләренең югары осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны сокланып алкышладылар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

24 апрельдә Өтернәс авыл клубында "Гаилә елы" кысаларында "Аулак өй" -кичке уен уздырылды. Милли татар уеннарын искә төшердек, такмаклар, җырлар җырладык. Бер-берсенә гаиләдә сакланып килгән гореф – гадәтләрне, йолалар турында сөйләделәр, яңа такмаклар иҗат иттеләр. Кич бик күңелле узды.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International