«Тукай безнең йөрәкләрдә яши» әдәби сәгать

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичергәннән соң, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә гаиләләр белән «Тукай безнең йөрәкләрдә яши»дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәче балаларны бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Алар белән шагыйрьнең шигырьләре буенча рольле укулар үткәрә. Шулай ук балалар Г.Тукай әсәрләре буенча «Тукай - халык яраткан бөек шагыйрь»дигән викторинада катнаштылар. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, акыллы һәм игелекле. Матурлыкка, тырышлыкка өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыралар. Укучыларның күңелләренә иман, өмет, хыял уята, шатлык һәм Илһам китерә.Балалар шагыйрьгә багышланган тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ахырда Шәриповлар гаиләсе Г.Тукайның “Туган тел “ җырын башкардылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International