17 май көнне Гаилә елы уңаеннан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәчесе, «Гаилә – ил терәге» - дип исемләнгән гаилә бәйрәме-конкурсы үткәрделәр. Катнашучылар гаиләләре белән үзара көч сынаштылар “Таныштыру”, “Курчак төрү”, “Токмач кисү”, “Интеллектуаль сораулар”, “Иҗади номер” конкурс турларында сәләтләрен күрсәттеләр.
Бу чарада барлыгы 3 гаилә катнашты. Аларның һәрберсе үз номинацияләрендә җиңүче булды.
17 майда Иштуган мәдәният йорты белгечләре “Пионер иле буйлап сәяхәт» дигән мавыктыргыч уен үткәрәделәр. Балалар ике отрядка бүленеп, командирны сайладылар, отрядның исемен, девизын өйрәнделәр. Уен 6 станциядән торды: тарихи, акыллы, музыкаль, Пионер иле, сәламәтлек, иҗади. Барлык катнашучылар куелган бурычларны, барлык биремнәрне үтәделәр. Уен нәтиҗәсендә балалар элек алган белемнәрен һәм осталыкларын берләштерү сәләтен алдылар, шулай ук инициатива, тапкырлык һәм җаваплылык кебек кыйммәтле әхлакый-ихтыяр сыйфатларын күрсәттеләр. Чара танып белү, күңелле һәм кызыклы, иркенлек рухында узды, һәм иң мөһиме, һәр команда принцип буенча эшләде: берсе-барысы өчен һәм барысы да-берсе өчен.
16 майда Саба муниципаль районы культура делегациясе «С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры» нда булды, анда «Һәвәскәр театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" республика иҗади лабораториясе узды. Көн программасында: иҗади лаборатория ачу, Ф.Буляковның «Сөясеңме, сөймисеңме» спектакленнән өзекләр карау, актерның сәхнә сөйләме өстендә эше, актерлык осталыгы, тренинг, театр спектакльләрендә заманча хореография һәм сценография буенча мастер-класс. Катнашучылар пьесаның текстын анализларга, анда эчтәлек табарга һәм якты сәхнә образлары тудырырга өйрәнделәр. Актерлар роль башкару өчен кирәкле эмоцияләр уятырга мөмкинлек бирүче техникалар белән уртаклаштылар. Минзәлә дәүләт драма театрына бару бик уңай тәэсир калдырды. Спектакльләрнең югары дәрәҗәсе, актерларның талантлы уйнавы һәм уңайлы шартлар бу театрны ТРда иң яхшыларның берсе итә. Без җитәкчеләребезгә бирелгән мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерәбез.
16 май көнне сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Аеклык коймасы»дигән урам акциясе үткәрделәр. Үтеп баручыларны «Аеклык коймасы» җәлеп итте, анда теләгән һәр кеше үз теләген язды һәм ничек яшәвен ,мавыгулары белән уртаклашты. Теләгәннәр алкоголь куллануга каршы протест йөзеннән үз дәлилләрен калдырдылар.Коймадагы язулардан күренгәнчә, күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм спиртлы эчемлекләр кулланмый. Шулай ук алкоголь куллануның зыяны турында белешмәлекләр таратылды . Акциянең максаты-безнең бистәдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның игътибарын халык арасында эчкечелек проблемаларына җәлеп итү. Акциядә олылар, яшьләр һәм укучылар катнашты.
16 майда Эзмә мәдәният йортында Нептун фәнни-танып белү мобиль планетариесе узды.Җир-без сезнең белән яшәгән планета. Бу безнең йортыбыз, дөньябыз. Космос өчен ул бик кечкенә булса да, безнең өчен гаҗәеп зур. Һәм бик кыйммәтле.Җир-Кояш системасының иң зур планеталарының берсе һәм тормыш булган бердәнбер планета. Бу кешеләрнең генә түгел, ә күп санлы флора һәм фауна вәкилләренең, төрле микроорганизмнарның яшәү урыны. Бу фактны исәпкә алып, җирне дә тере зат дип атарга мөмкин. кешегә билгеле булган бердәнбер тереклек иясе. Балалар планеталар дөньясына кызыксынып чумдылар.
16 май көнне Саба муниципаль районының «Саба ЦСКС» делигациясе «С.Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры» булды, анда «Основы режиссерской и актерской деятельности в любительском театральном коллективе» республика иҗади лабораториясе узды. Көн программасында: иҗади лаборатория ачу, Ф.Буляковның «Сөясеңме, сөемисеңме» спектакленнән өзекләр күрсәтелде, актерның сәхнә сөйләме өстендә эше, актерлык осталыгы, тренинг, театр спектакльләрендә заманча хореография һәм сценография буенча мастер-класслар. Катнашучылар пьесаның текстын анализларга, анда эчтәлек табарга һәм якты сәхнә образлары тудырырга өйрәнделәр. Актерлар актерларга роль башкару өчен кирәкле эмоцияләр уятырга мөмкинлек бирүче техникалар белән уртаклаштылар. Минзәлә дәүләт драма театрына бару бик уңай тәэсир калдырды. Спектакльләрнең югары дәрәҗәсе, актерларның талантлы уйнавы һәм уңайлы шартлар бу театрны ТРда иң яхшыларның берсе итте. Без җитәкчеләребезгә сәяхәттә бирелгән мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерәбез.
15 майда район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»Шәҗәрә фестивале узды. Фестивальне Эзмә авылыннан Зиганшиннар гаиләсе ачты. Аларның нәселендә 13 буын сурәтләнгән, барлыгы 226 кеше, иң кечесенә 3 ай, иң өлкәненә 83 яшь. Бу көчле гаиләдән 65 кеше сәхнәдә чыгыш ясады. Алар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр, лаеклы чыгыш ясадылар һәм Саба районы Башлыгы Р.Н. Миңнехановның сертификаты һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне, буыннар күчешен саклаучы булган һәм шулай булып кала. Гаиләдән кешенең тормышы башлана, шәхес буларак формалаша. Кешене ярата, көтә, аңлый торган урын булу бик мөһим. Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә үтүче “Барлык башлангыч - төп нигездә” дигән фольклор сәгать нәкъ менә шушы сөйләшүдән башланды. Чараның кунаклары булып балаларның әниләре, әбиләре чакырылды. Алар гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Чара ахырында балаларга үзләренең балачак, яшьлек уеннарын өйрәттеләр.
Россиядә Гаилә елы кысаларында 11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә-ил терәге” район гаилә бәйгесенең җирлек этабы үтте. Бәйрәмдә Шакировлар, Хидиятуллиннар, Фәләхетдиновлар, Мәүлетовлар гаиләләре катнашты. Чара авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Бәйрәм 4 турдан торды. 1 тур гаиләләр белән таныштырды. Икенче турда әтиләр бәби төрү, ә әниләр токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба гаиләләр интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр. 4 турда тамашачылар игътибарына иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Әти-әниләр дә, балалар да бик актив булдылар. Чара катнашучы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды. Бик җылы гаилә бәйрәме килеп чыкты. Һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
15 май конне, Гайлэ елы унаеннан, Эзмэ мэдэният йорты модире Золфэт Саматов узенен бертуган апасы Элфинэ Хосэенова хэм анын улы куп конкурслар лауреаты Ростэм Хосэенов белэн берлектэ "Саба дулкыннары" радиосында кунакта булып, чыгыш ясадылар.