ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. 15 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китанханәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән белем бирү дәресе уздырдылар.Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең  -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен  сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында киңкырлы мәгълүмат җиткерделәр. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

15 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Юл законнары» дигән чара булып узды. Яшьтән үк юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, законнарны үтәүче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Катнашучылар «Юл билгеләре иленә сәяхәт»тематик чарада кызыксынып катнаштылар. Ахырда юл темасы буенча кроссвордлар чиштеләр. Мондый чараларның максаты юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту иде.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

15 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның дүртенче көне булып узды. Спорт уеннары программасына бүген мини футбол буенча ярышлар кертелгән. 5 команда ярышты: Изма-1, Изма-2, измә яшьләре, Илебер, Олыяз. Изма 1 командасы җиңде. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

14
февраль, 2026 ел
шимбә

  15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн һәм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 14 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Сынауларга түзә кеше” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, солдатларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, автобиографик шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре”  турында исләренә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

14 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә һәм Чабья-Чурча авыл клубы белән берлектә " Әфганстан: бурыч. Хөрмәт. Истәлек» дип аталган хәтер сәате узды.

Язлы-Арташ авыл мәдәният йорты мөдире сугышчы-интернационалист Ф. Шәйдуллин турында сөйләде, сугышчыга багышланган күргәзмә экспонатлары белән таныштырды. Аның апасы Д.Гайнуллина энесе  турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Лесхоз урта мәктәбе яшь армиячеләре, авыл халкы һәм башкалар интернациональ бурычларын үтәгәндә Ф.Шәйдуллинны, һәлак булган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара әфган сугышчысы Ф.Шәйдуллин каберенә  чәчәкләр салу белән тәмамланды, кабер өстенә дога укылды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

14 февраль-Халыкара мәхәббәт һәм романтика көне. Якты хис-кичерешләр, яшьлек, чиксез бәхет тойгысы белән аерылгысыз бәйләнгән бәйрәм. Бәйрәм уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен «Әйдә танышыйк»  дигән тематик кичә үткәрделәр. Чарада катнашучылар «кителгән йөрәк», «Фанта», «Икебезгә бер конфет», «Биибез» кебек конкурсларда актив катнаштылар һәм үзләренең белемнәрен викторинада сынадылар. Күңел ачу программасы күңелле, бәйрәмчә, дустанә атмосферада узды, бу үзара якынаерга һәм күңелле аралашырга мөмкинлек бирде. Бәйрәм чарасы традиция буенча дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

14 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның өченче көне булып узды. Спорт уеннары программасына бүген волейбол буенча ярышлар кертелгән. Ярышларда 9 команда катнашты: Саба, Гимназия, Мичән 1, Мичән 2, Эзма, Шекше, Курсабаш, Әтнә районы Көңгәр, Теләче районы Барс командалары. Җиңүче булып Саба районының Мичан 2 командасы танылды. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

Гуманитар ярдәм-без бүген мохтаҗлар өчен эшли алган иң аз нәрсә. Ләкин иң мөһиме-без бердәм һәм нык ышанабыз - бары тик бергәләп безнең уртак җиңүгә юлдагы барлык кыенлыкларны һәм киртәләрне җиңеп чыгачакбыз.Иштуган авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, районда яшәүчеләрнең күбесе кебек үк, читтә калмыйлар һәм свода катнашучыларга ярдәм итәләр. Алар СВО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Өйдә аларны көтүләрен, сагынуларын һәм махсус операциянең тизрәк тәмамлануына ышануларын белсеннәр, исән-сау әйләнеп кайтсыннар.6 февральдә «Солдатка посылка»акциясенә кушылдык.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

10 февральдә Саба районы мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган " Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп” район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау концерты булды. Иштуган авыл җирлеге 2 урын өчен Диплом алды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

10 февральдә Саба районы мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп” район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау концерты булды. Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Сугыш еллары реликвияләре"күргәзмәсендә катнаштылар.Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары Гыйматова Мәйшәрәф һәм Габделкәви (аларның кызы Королева Савия Кавиевна чыгыш ясады), сугыш хәрәкәтләре ветераны (Сирия,Чечня,СВО) Мәүлетов Флоридның шәхси әйберләре,фоторәсемнәре, бүләкләре, газета-журналлардан мәкаләләре тәкъдим ителде.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International