ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне сулы авыл клубында Корсабаш мәдәният йорты, Корсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә "Башваткыч"интеллектуаль уены үткәрелде.Бу көнне өлкән буын вәкилләре өчен бәядән җылы котлаулар яңгырады.Уен концерт номерлары белән чиратлашып барды. Артистларның музыкаль котлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, ди-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

3 октябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре мәдәният сөюче дуслары белән мәдәният йортында "Кыяу урлау" спектакленә ял оештырдылар. Спектакль барысына да ошады.Мондый дөньяга чыгу мәдәни вакыйгага гына түгел, ә аралашу өчен менә дигән мөмкинлеккә дә әверелде, бу, һичшиксез, авылның мәдәни тормышын үстерүгә ярдәм итә

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

3 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Картаямени соң йөрәк» дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Чара башында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары И.И.Котдусов, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Н.И. әүләтшин, ветераннар Советы Рәисе Ф.И.Ильясов җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, «Акварель» халык бию төркеме, «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә өлкән буын вәкилләренә музыкаль котлаулар, биюләр, җылы теләкләр җиткерделәр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, проблемаларын онытып һәм күңелләре белән ял итеп, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.

  3 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы тәбрикләде, шулай ук ООО "Лукоз Саба" җәмгыяте җитәкчесе Гарипов Рәзил Наил улы да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

 Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез җылы һәм җанлы сөйләшүләре белән, яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.

 Бәйрәм җылы, күңелле шартларда узды. 

Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән ООО "СХП"Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе И.И.Әхмәтҗановка һәм ООО «Лукоз Саба» җәмгыяте җитәкчесе Р.Н.Гариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

3 октябрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә "Башваткыч"интеллектуаль уены үткәрелде.Бу көнне өлкән буын вәкилләре өчен җылы котлаулар яңгырады.Уен концерт номерлары белән чиратлашып барды. Артистларның музыкаль котлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, эби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә.

Тэги: Сулэ авыл клубы

3 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Саба бизәкләре" проекты кысаларында Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Оста куллар" клуб берләшмәсе катнашучылары өчен мастер-класс оештырдылар. Әлеге мастер-классны еш кына безнең балалар өчен экскурсия маршрутларында күрергә мөмкин иде. Балаларга ул бик ошады. Клуб берләшмәсенә йөрүчеләргә бу мастер-класс шулай ук күңелләренә хуш килде. Алар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар. Барысының да уникаль бизәкле кашыклар килеп чыкты, һәркем үзенең иҗади сәләтен тормышка ашыра алды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

3 октябрь көнне Лесхоз һәм Олы Нырты мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Ябалакта кунакта" дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара районыннан укучылар кабул иттеләр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2 октябрь Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан Елыш клубы, Түбән Шытсу, Югары Шытсу мәдәният йортлары һәм Югары Шытсу китапханәсе белән берлектә "Бөек акыл статусы - укытучы" дип исемләнгән концерт программасы уздырылды. Кичәгә төрле елларда эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучылар чакырылды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улының укытучыларга багышланган музыкаль чыгышы белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре катнашында җыр, бию, нәфис сүз һәм театраль өзекләр белән кичә бик күңелле узды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Елыш авыл клубы

2 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтын яшебезне данлыйбыз» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына ихлас теләкләр ишеттеләр, алар өчен үзешчәннәр һәм Отернәс, Пукәл авыл клублары башкаруында яраткан җырлар яңгырады. Чәй эчкәндә алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Кичә дуслар белән очрашырга, бер-береңә яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.

 

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

Өлкәннәр көне унаеннан Олы Нырты мәдәният йорты-  " Хөрмәт итик өлкәннәрне" акциясе рамкасында , үзебезнен мәдәнияттә эшләп чыккан ветераннарыбызга  котлаулар оештырды.Бүген районыбызда, Саба   район мәдәният бүлеге оештырган очрашуда , озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар хөрмәтләнде. Олы Нырты , Урта Нырты клубларында эшләгән Сабитова Әлфия, Аглямова Рамзия , Хафизова Рузалия апалар бу бәйрәмнең кунаклары булдылар. Без үз чиратыбызда аларны " Гаилә" паркына сәяхәткә алып бардык. Каримова Гөлбикә апаның өендә булып , аңа да котлау сүзләре һәм бүләкләр җиткерелде. Мәдәният ветераннары безнең киңәшчеләребез  һәм остазларыбыз. Һәрвакыт йөзләрдән елмаю китмәсен иде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International