3 октябрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә "Башваткыч"интеллектуаль уены үткәрелде.Бу көнне өлкән буын вәкилләре өчен җылы котлаулар яңгырады.Уен концерт номерлары белән чиратлашып барды. Артистларның музыкаль котлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, эби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә.