Толерантлык-илдә, гаиләдә, мәктәптә, сыйныфта тыныч һәм тату яшәүче шәхеснең мәдәни юнәлеше, мөнәсәбәте. Димәк, бу һәркемдә җаваплылык, яхшылык теләү, сабырлык, түземлелек кебек сыйфатларның булуын күздә тота.25 октябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе берлектә "Тынычлыкка юл толерантлыгы»темасына түгәрәк өстәл һәм профилактик әңгәмә үткәрде. Укучыларны толерантлык төшенчәсе, толерант һәм интолерант шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштырдылар. Күп мисаллар китердек әңгәмәне гомумиләштереп без шундый нәтиҗәгә килдек. Кешеләр белән аралашуда иң мөһиме - түземлелек, хөрмәт; без тормышта нинди генә роль уйнамасак та, һәр ситуациядә, барыннан да элек, кеше булып калырга кирәк.
25 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Килдебәк авылының 10 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп "Кыңгырау" музеенда булдылар. Камыр ризыклары белән татлы чәй, агач солонкаларга рәсем ясау буенча мастер класс, Ник Вуйчич белән кыска метражлы фильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
25 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Яралы язмышлар» хәтер кичәсе булып узды. Хәтер кичәсе Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре көче белән оештырылды. Чара тамашачылар өчен үткәндәге вакыйгаларны кабат тудырган катлаулы вакытлар турындагы театраль постановкадан башланды. Куелыш тарихи документларны күрсәтү белән үрелеп барды. Эчтәлекле докладлар һәм документаль видеоматериаллар күрсәтү тамашачыларга Сәяси репрессияләрнең күп аспектларын ачты. Кичә сәяси репрессия корбаннарын искә алырга һәм тарихи дөреслекне саклауга тагын бер адым ясарга мөмкинлек бирде.
25 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Теремәк» балалар бакчасының кече төркеме өчен «Здоровое будущее» исемле кызыклы һәм сәламәтлек сәгате үткәрде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, дөрес туклану һәм физик күнегүләр турында бик теләп белделәр. Белгеч кызыклы һәм аңлаешлы формада балаларга көн саен җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашау, саф һавада уйнау һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар алган белемнәрен ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм иткән күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Сәламәтлек сәгате күңелле һәм позитив атмосферада узды, балаларда якты тәэсирләр һәм яхшы яшәргә теләк калдырды.
24 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр һәм «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт куйдылар. Концертта бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Бу чыгышлар өлкәннәрнең күңелен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
24 октября Шәмәрдән мәйдәният йорты белгече Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен өчен «Антитеррор!!!» дип исемләнгән фильм күрсәтү оештырды. Чара барышында балаларга террорчылык актларының тарихи мисаллары китерелде, бу укучыларга проблеманың җитдилеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Шулай ук экстремизмны булдырмау ысуллары һәм куркынычсызлыкка аңлы мөнәсәбәтнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Укучылар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм куркынычсыз җәмгыять булдыру турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бу чара укучылар өчен террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклады.
23 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә ата-аналар комитетларының «Дуслык сыйныфы серләре»конкурсының мәктәп этабы узды. Эзмә мәдәният йорты сәнгать мөдире Латипова Г.Р. конкурста 7 нче сыйныф ата-анасы составында катнашып “Иң иҗади сыйныф сыйныф» номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Барлыгы 8 сыйныф катнашты. Һәр сыйныф үзенең осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Барлык чыгышлар да көчле алкышлар белән үрелеп барды. Чара ахырында сүз жюри әгъзаларына бирелде. 5 А сыйныф җиңүче булды һәм ноябрьдә узачак зона турында катнашачагы билгеләнде.
23 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында Урта Нырты, Язлы Арташ , Чабья Чурчи авыл клублары мөдирләре һәм авылыбыз тарихын яхшы белүче авылдашлар белән берлектә “ Туган ягыбыз тарихы”дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.Әлеге чараның максаты туган төбәгебезнең тарихын өйрәнү , аны киләчәк буыннарга тапшырып калдыру иде. Очрашуга җирлегебезнең төрле өлкәләрендә эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләүче актив кешеләр чакырылды. Алар тарихи мирасны барлауда үз өлешләрен керттеләр.Һәркем бу чарага зур әзерлек белән килде. Без, үз чиратыбызда, алар сөйләгән мирасны берләштереп, авыл тарихын тулыландыру өстендә эшлиячәкбез.
20 октябрьдә Әтиләр көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йортында “Әтиләр көнен бәйрәм итәбез” дигән тематик кичә үткәрелде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы һәм музыкаль сәламнән башланды. Алга таба кичә “Җырлыйк әле” телетапшыруы форматында узды. Әтиләр, бабайлар берничә тур үттеләр, биремнәр буенча халык һәм ретро җырларны белделәр һәм җырладылар, ә әниләр, әбиләр аларга бәрмә уен коралларында баян белән берлектә ярдәм иттеләр. Турлар арасында гаилә традицияләре, балалар, оныклар тәрбияләү турында сөйләшенде. Катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.
23 октябрьдә Сулэ авыл клубында шашка буенча "Кара Һәм Ак" уенын уздырдылар. Шашка-ул бер үк вакытта спорт та, ял да, иҗат та. Бу уен балаларда киләчәк тормыш өчен әһәмиятле сыйфатлар тәрбияли, баш миенең фикерләү сәләтен сизелерлек үстерергә һәм тиз арада карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Юкка гына бу борынгы һәм зирәк уен барлык континентларда да киң таралыш алмаган.Бу көнне авыл клубында балалар уйнадылар, яңа позицияләрне өйрәнделәр, ә кем белми - бу искиткеч уенны уйнарга өйрәнделәр.