ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 25 апрель көнне  Керәнне  авыл клубында, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган  «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип аталган «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар – лаеклы ялда булган хөрмәтле педагоглар, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап эзләделәр. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән  башланды. Тамашачылар арасында «Бу юллар кайсы шигырьдән», «Мәкальне дәвам ит» конкурслары уздырылды. Конкурслар арасында катнашучылар һәм җанатарлар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатле  итеп укыдылар, Тукай сүзләренә җырлар яңгырады. Шулай ук  «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре куелды. Китапханәче Фирдәүс Ясави кызы Тукай китапларына күзәтү ясады. Ә ахырда барлык катнашучылар  һәм тамашачылар бергәләп татар халкының гимнына әверелгән  «Туган тел» җырын  башкардылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан республикасындп  милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Керәнне  авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә,  «Күңелләр сафланадыр Иман белән” дип исемләнгән ифтар мәҗлесе  уздырылды. Чарада 30 кеше катнашты. Ифтар мәҗлесенә,  махсус хәрби операцияда катнашучы Илмирның әти-әнисе, авылдашларыбыз  Гыймадиевлар чакырылган иде. Ифтар кунагы, хәзрәт  Алмаз Галимҗанов Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды,  авыз ачканнан  соң җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Барлык катнашучылар бергәләп тынычлык сорап, динебезне алга җибәрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга баруын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер сорап дога кылдылар.  Мичән авыл китапханәсе мөдире катнашучыларга "Ислам - яшәү рәвеше" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү үткәрде. Бүгенге очрашудан күп файдалы мәглумат туплаган  барлык катнашучылар,  ифтарны  оештыручыларга рәхмәтләрен  белдерделәр.

Тэги: Керәнне авыл клубы

Өстәл уеннары дуслар, танышлар, якын кешеләр белән очрашу өчен яхшы сәбәп. Керәнне  авыл клубы, 18 апрельдә «Челтәрдән башка » дип исемләнгән өстәл уеннары көне узды. Өстәл  уеннары - күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Чараны оештыручылар, уенда катнашучыларга дуслары, танышлары һәм якын кешеләре белән очрашу һәм аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек  бирделәр. Ә катнашучылар бер-берсенә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, дустанә аралашу  бүләк иттеләр. Анда булган олылар, үзләренең  балачакта уйнаган өстәл  уеннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм өлкәннәр,  шашка, шахмат, нард уеннарын  бик теләп уйнадылар. Яхшы компаниядә  вакыт файдалы һәм күңелле  үтте.  Чараның тагын бер уңай нәтиҗәсе - телефоннар ял итте. Өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр һәм балалар  буш вакытларында өстәл уеннары уйнарга гадәтләнерләр дип өметләнәсе килә. 

Тэги: Керәнне авыл клубы

2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

1 апрель!  Көлке һәм шатлык, күңел ачу һәм яхшы кәеф көне. Балалар яраткан бик күп бәйрәмнәр арасында, бу иң  күңеллесе. Балаларны бары тик яхшы кәеф һәм шатлыклы көлү берләштерә. 2 апрель көнне Керәнне авыл клубында балалар өчен «Көләргә рөхсәт ителә» дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Бу көнне балалар күңелле уеннарда һәм көлкеле конкурсларда катнаштылар. Аннары уеннар урамда дәвам итте. Балалар асфальтта төсле карандашлар белән күңелле смайликлар ясадылар. Программа ахырында кызлар актив катнашулары өчен призлар алдылар. Балалар язгы каникулның соңгы көнен күңелле үткәрделәр.

Тэги: Керәнне авыл клубы

02 апрель көнне Керәнне авыл клубында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар базары» дип аталган  чара  уздырылды. Әлеге чара балаларга хайваннар дөньясы турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.  Очрашуда балалар  кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Балалар кошлар турында табышмакларны бик теләп чиштеләр, рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Кызлар шулай ук «Балаларга күчмә кошлар турында»  видеофильмын карадылар. Чарада  балалар кошлар тормышы турында китаплар белән таныштылар. Клуб мөдире  балаларга кошларның төрләре турында, аларның файдалары, зыяннары, сирәк очрый торган кошлар турында  сөйләде. Балалар бик күп  кызыклы мәгълүмат белделәр! Һичшиксез, кошлар көне балалар хәтерендә калачак.

Тэги: Керәнне авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International