25 апрель көнне Өтернәс авыл клубында Г.Тукайның тууына 137 ел тулу унаеннан, “Тукай турында” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үтте. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап эзләделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Ин ахырдан “Туган тел” җырын башкардылар.
Республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, изге Рамазан ае уңаенан, 18 апрель көнне Өтернәс авыл клубында Ифтар мәҗлесе үтте. Кич дәвамында Корьән аятьләре, вәгазьләр укылды, Илнур хәзрәт һәркемнең Аллах каршындагы бурычлары турында сөйләде. Ә аннары намаз укып, дөньяда, илебездә тыныч тормыш булуын, махсус операциядә булган ир – егетләребез исән – сау кайтуларын теләп теләкләр теләп дога кылынды. Соңыннан очрашуда катнашучылар оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйттеләр.
«Экояз – 2023» чисталык икеайлыгы кысаларында, 16 апрель көнне. Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлар белән зират алды территориясендә өмәдә катнаштылар. Чисталык һәм экологиягә кагылышлы эшләрдә һәркем дә катнаша ала, чөнки өмә ул – чын хезмәт бәйрәме.
Безнең табигать, үз илен яратучы һәркемнең күңеленә үтеп кереп, дулкынландыра, уңай йогынты ясый. Ә яз - табигатьнең кышкы йокыдан уянган чагы, гөрләвекләр чылтыравы, беренче умырзаялар... менә шушы матурлыкны күрү, соклану, туган як белән горурлану максатыннан, Өтернәс авыл клубы мөдире, балалар белән экологик ял сәгате оештырды. Чара барышында иң элек табигатьтә үз – үзенңе тоту кагыйдәләре кабатланды һәм тукталышлар да төрле биремнәр үтәп дәвам итте. Ахырдан табигатьне сакларга, чисталыгын кайгыртырга дигән нәтиҗә ясалды.
1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык башланды. 8 апрель көнне Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “ЭкоЯз – 2023” акциясе кысаларында, тирә – якны чистарту максатыннан олы юл буйларыннан чүпләрне җыйдылар, авыл клубы территориясендә өмә оештырдылар. Табигатьне, чисталыкны саклау һәркемнең изге бурычы.
28 март көнне Өтернәс авыл клубында “Яз килә” Язга юл бирик!” дип исемләнгән иҗади остаханә үтте. Иң элек балалар белән язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә уздырдык. Ә аннан соң кәгазьдән оригами ысулы белән көймә ясарга өйрәндек. Искиткеч матур, тигез бөкләнгән көймәләрне балалар үзләре дә бик ошаттылар.
Милли мәдәниятлэр хэм гореф - гадәтләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргэ кызыксынуны үстерү максатыннан, 19 март көнне Өтернәс авыл клубы каршында Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмгә бай программа әзерләнде, кунакка Нәүрүз кызы килде. Катнашучылар аның белән бергә җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында чәй табыны янында коймак, плов белән сыйландылар.нәүрүз бәйрәме – тынычлык һәм изгелек бәйрәме. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын!