«Болытларга барган юлда»

2023 елның 19 августы, шимбә

19 август көнне Өтернәс авыл клубы каршында «Болытларга барган юлда» дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Иң элек “Без дуслык илендә яшибез” темасына әңгәмә үткәрелде, ә аннары балаларга рәсем ясарга керештеләр. Асфальтта рәсем ясау – ул күңелле шөгел генә түгел, ә иҗат. Шуңа да балалар һәр рәсемгә иҗади якын килеп илне, табигатьне, гаиләне сүрәтләделәр һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International