1 сентябрь көнне Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “Без кешеләргә шатлык өләшәбез” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды. Чарага “Кичке уен” район конкурсында катнашкан үзешчәннәребез чакырылды. Кич дәвамында халкыбызның милли уеннарын уйнап, конкурсларда катнашып, җырлар җырлап катнашучылар күңел ачты. Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә булыша, кәефне күтәрә. Шуңа да кызыклы уеннар уйнап үткәргән бу кич һәркемгә күтәренке кәеф өстәде.