ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

21 ноябрьдә Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары өчен Саба район мәдәният йортына с. Абүзәревнең "Хыялый"спектакленә мәдәният походы оештырдылар

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

21 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре" Каенкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Әниләр көненә «Әниләр өчен бүләк»дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс үткәрүгә «Әниләр Көне»бәйрәме сәбәпче булды. Аны ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.Тәрбияләнүчеләр үз куллары белән төсле һәм нәфис эшләнмәләр ясаганнар. Балалар эш өчен Төсләр, Формалар һәм материаллар кисеп, ябыштырып кына калмадылар, ә иң кадерле, туганнары һәм яраткан әниләре турында сөйләштеләр. Дөньядагы иң яраткан һәм туган кешеләр өчен бүләк ясау бик күп рәхәтлек һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар матур нәрсәләр булдырырга, фантазия күрсәтергә, хисләрен белдерергә һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатланырга өйрәнделәр.  Димәк, әниләр бәйрәм көнендә шатланып гаҗәпләнерләр, ә балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бирерләр.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

19
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

19 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында «Әфлисунлы кәеф»конкурс-уен программасы уздырылды. Бик күңелле һәм уңышлы вакыт үткәрдек. Цитруслар турында табышмаклар чиштеләр, апельсин эстафеталарында уйнадылар, апельсин турында кыскача сөйләделәр һәм "Апельсин җыеп ал", "мин кебек эшлә һәм бие" һәм башка күп кенә конкурсларда катнаштылар. Балалар бүләккә мандаринкалар алдылар һәм яхшы, чыннан да әфлисунлы кәеф белән киттеләр..

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

6 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында һәм Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1101 еллыгы уңаеннан"Аллах биргэн момкинлек"дип аталган очрашу уздырылды.Керәнне авылында яшәүче Фәнүзә Гыймадиева,аның улы махсус хәрби операциядә катнаша, хаҗ сәфәре турында сөйләде.Коръән аятьләре укылды һәм илебездә тынычлык, хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның имин кайтуы өчен дога яңгырады. Очрашу ахырында барлык кунаклар татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

5
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 5 ноябрендә Яңа Мичән мәдәният йортында«Күпме кеше упкынга төште»дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара башында наркотикларның барлыкка килү тарихы, дөньяның төрле илләрендә алар белән көрәшү ысуллары турында сөйләделәр. Әңгәмә вакытында каралган төп мәсьәләләр: яшьләрне кем һәм ничек наркотик төпкелгә тарта, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхеснең таркалуы.  Яшьләр өчен программа тәмамлангач, кечкенә генә тест узды:»Мин тормышны сайлыйм".

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

4
ноябрь, 2023 ел
шимбә

2023 елның 4 ноябрендә Яңа Мичән мәдәният йортында «Без бердәм, һәм бу безнең көчебез!»исемле информацион мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бәйрәм тарихы турында җентекләп сөйләнелде, балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр, уйланырга һәм сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде: «Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?, Ни өчен без бердәм булырга тиеш?». Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Татар милли орнаменты һәм үрнәкләре" мастер - классын үткәрелде. Балалар татар халкының сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, орнаментның әһәмиятен ачтылар, аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Бүген башкарылган эшләр балаларда татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Очрашу ахырында нәтиҗә ясадык: дошманны бары тик бергә генә безнең ата – бабаларыбыз җиңә алды, һәм без Россияне сакларга һәм якларга тиешбез, чөнки Бердәмлектә безнең көчебез.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

3 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Татлы шашка турниры"узды. Бу татлыуен кагыйдәләре классик варианттан бары тик тактада шашка урынына төрле төстәге төргәкләрдә конфетлар торуы белән генә аерыла. Уенчылар парларга бүленгән . Бүләк булып, әгәр уенчы җиңсә, көндәшенең конфетын үзенә ала һәм башка пардан җиңүче белән уенны дәвам итә. Әй, залда дәрт бар иде! Барысы да җиңәргә генә тырышкан! Уен бик  «татлы»килеп чыкты. Татлы ярышларда катнашучыларның барысы да бик канәгать калдылар, чөнки өйләренә җиңгән конфетлар белән кайттылар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Яна Мичэн мэдэният йортында Шынар авыл жирлегенэ кергэн мэдэният хезмэткэрлэре тарафыннан Абдулла Алишнын «Сертотмас урдэк» экият - тамашасы курсэтелде. Барлыгы  -28 бала карады. Билет бэясе -100 сум(250 сум аренда).

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 1 ноябрендә Яңа Мичән мәдәният йортында «Тарих эзләре буйлап  » исемле викторина уздырылды. Викторина Ватанны саклау, югары социаль активлык, гражданлык җаваплылыгы, рухилыкны үстерү; патриотизм, үз иле өчен горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү кирәклеген формалаштыру максатыннан узды. Балалар тарихи вакыйгалар һәм Бөек Ватан сугышы даталары, бөек гаскәр башлыклары, төп сугышлар һәм Герой-шәһәрләр турында яхшы белемнәр күрсәттеләр. Без җиңүчеләрнең буйсынмаган, батыр буыны белән горурланабыз, чөнки без аларның варислары, һәм безнең бурычыбыз – дошманны тар-мар иткән кешеләрне искә алу. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Көз- күңел ачу вакыты да, Көзге бал – дуслар бәйрәме. Яхшы кәеф һәм яхшы Дуслар елмаюы гына безне сәламәт һәм матур итә. 31 октябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында Көзге бал уздырылды ."Витаминнар хэзинэсе"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга витаминнарның нәрсә икәнен һәм алар ни өчен кирәклеген сөйләде. Балалар табышмакларны актив чиштеләр, "Вершки и корешки», «Доскажи словечко»уеннарын уйнадылар. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә нинди витаминнар барлыгын, шулай ук кеше организмының ни өчен витаминнарга мохтаҗ булуын белдек. Балалар һәркемгә файдалы витаминнар һәм микроэлементлар булган ризыклар турында бик яхшы белем күрсәттеләр.. Аннары мондый конкурсларда ярыштылар: «көз төсләре», «Бию ритмында», «Көзге викторина», «Винегрет», «Алтын ачкыч», кабачкалы частушкалар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм күңелле, дустанә шартларда узды һәм барлык катнашучыларга да ошады!

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International