6 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында һәм Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1101 еллыгы уңаеннан"Аллах биргэн момкинлек"дип аталган очрашу уздырылды.Керәнне авылында яшәүче Фәнүзә Гыймадиева,аның улы махсус хәрби операциядә катнаша, хаҗ сәфәре турында сөйләде.Коръән аятьләре укылды һәм илебездә тынычлык, хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның имин кайтуы өчен дога яңгырады. Очрашу ахырында барлык кунаклар татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр.