"Витаминда кунакта"

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Көз- күңел ачу вакыты да, Көзге бал – дуслар бәйрәме. Яхшы кәеф һәм яхшы Дуслар елмаюы гына безне сәламәт һәм матур итә. 31 октябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында Көзге бал уздырылды ."Витаминнар хэзинэсе"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга витаминнарның нәрсә икәнен һәм алар ни өчен кирәклеген сөйләде. Балалар табышмакларны актив чиштеләр, "Вершки и корешки», «Доскажи словечко»уеннарын уйнадылар. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә нинди витаминнар барлыгын, шулай ук кеше организмының ни өчен витаминнарга мохтаҗ булуын белдек. Балалар һәркемгә файдалы витаминнар һәм микроэлементлар булган ризыклар турында бик яхшы белем күрсәттеләр.. Аннары мондый конкурсларда ярыштылар: «көз төсләре», «Бию ритмында», «Көзге викторина», «Винегрет», «Алтын ачкыч», кабачкалы частушкалар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм күңелле, дустанә шартларда узды һәм барлык катнашучыларга да ошады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International