ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2023 ел
якшәмбе

19 февраль көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Ватанны саклаучыларга рәхмәт" исемле рәсемнәр бәйгесе үткәрделәр.

Рәсем ясый башлаганчы, без сугыш, солдатлар һәм бәйрәм турында сөйләштек. Балалар бик күп яңа нәрсәләр белделәр һәм үзләренең белемнәрен кәгазь битләрендә күрсәттеләр. Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотлык, сугышларга хөрмәт хисе тәрбияли. Бу бәйрәм үлемгә китерүче дошманны җиңгән халыкның батырлыгын, чыдамлыгын, каһарманлыгын бәйрәм итә.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

18
февраль, 2023 ел
шимбә

18 февраль көнне  Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Интересное о крае, в котором живем» исемле тарихи сәгать үткәрделәр.

Балаларны шулай ук, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның  тарихын белә алдылар.

     Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

18 февраль көнне Килдебәк  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, яшүсмерләр өчен "Яшүсмер – яшәү рәвеше сәламәтлек" исемле диалог сәгате үткәрделәр. Алар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар турында фикер алыштылар, мисаллар китерделәр. Фикер алышуда бик теләп катнаштылар.

Аларга сәламәт яшәү рәвешенә омтылырга кирәклеге турында әйтелде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 нче  февраль көнне  Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 - ел тулу уңаеннан «Җәлил  безнең йөрәкләрдә» - дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Килдебәк урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды. Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча булган сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр,  дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үзләренең  белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 5 сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 Чарабыз Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

    14 февраль көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә, балалар өчен, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Әфган сугышы юллары буенча» - исемле хәтер көнен үткәрделәр.

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышлап, Әфганстандагы сугыш вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның батырлыгы, ныклыгы турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Бу сугыш мәңгегә хәтердә калачак.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

12 февральдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» уен программасы үткәрделәр. Уен программасы балаларга күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр, шулай ук тынгысыз малайлар һәм кызлар өчен кышкы кәеф тудыру максатыннан юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар  кызыклы һәм күңелле  уеннар уйнадылар. Программада катнашучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

11 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, авыл фельдшеры  Кәримуллина Алия Рафаэль кызы белән очрашу үткәрделәр.

   Чараның девизы булып  «Сәламәтлек бушлай бирелми, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр торды. Чыннан да, кеше үз сәламәтлеген үзе төзүче.

   Фельдешер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде.  Чарабыз  җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.

  Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыкладылар.

Ә чараның икенче өлешендә «Кызлар– PARTY»  күңел ачу программасы оештырылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, «Әдәби алан» проекты кысаларында, татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Фәнис Яруллинның күпкырлы таланты» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар язучының балачагы, мәктәп һәм яшүсмер еллары белән таныштылар. Чара шагыйрьнең  шигырьләрен уку белән үрелеп барды.

    Чараның икенче өлешендә, балалар  "Әдәби алан" проекты кысаларында чыккан  биремнәрне үтәделәр һәм  дәфтәрләренә җавапларны  яздылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка  тормышны  күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне  җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.   “Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан 9 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Мы - умные пользователи Интернета» - исеме астында куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.  Аның төп максаты интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру иде. Балаларга интернет турында күп мәгьлүмат бирелде, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясалды.  Интернетта утырган вакытта аларга  куркынычсызлык  кагыйдәләре  турында да, аңлатылды.  Презентация күрсәтелде, балалар бергәләп фикер алыштылар, соңыннан әлеге тема буенча викторина уздырылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

     8 февраль-батырлык һәм патриотизм, яшь герой-антифашистларны искә алу көне. Шул уңайдан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «У войны не детское лицо» дип аталган әдәби сәгать уздырдылар. 8 февраль көнен сайлау очраклы түгеллеге, ә нәкъ менә төрле елларда һәм дөньяның төрле илләрендә бу көнне фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройларның һәлак булуы турында сөйләделәр. Үз тормышлары бәрабәренә җиңү эшенә, зур өлеш керткән герой-пионерлар турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International