ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2023 ел
шимбә

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс игълан итте.

21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурс узды, әлеге конкурста Килдебәк авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар “Йомырка җыю йоласын” тәкъдим иттеләр.

 Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.

   Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

14
октябрь, 2023 ел
шимбә

                 Килдебәк авыл мәдәният йортында "Әтиләр көне". 14 октябрьдә Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бильярд буенча әтиләр көненә багышланган турнир үткәрәләр. Бильярд турниры ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк әтиләргә бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә иң яхшы итеп этәрде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

14 октябрь  көнне Килдебәк авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клуб мөдире, авыл халкы «Татарча диктант ЯЗ» акциясендә актив катнаштылар. Диктантны  Рәкыйпова Ләйсән Мөдәрис кызы әйтеп яздырды.

    Шулай ук китапханәче  яңа китапларга күзәтү үткәрде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

7
октябрь, 2023 ел
шимбә

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс игълан итте.

7 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурс узды,  Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы “Кияү мунчасы” йоласын; Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ  авыл клубы  "Солдат озату"; Иштуган мәдәният йорты  “Удмуртча туй йоласын” тәкъдим иттеләр.

 Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.

   Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Бабушки и дедушки – милые, родные»  акциясе үткәрделәр. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән өйләренә барып Корбанова Ракыя  һәм Шайхуллина Гөлнур апаларны котладылар.  Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, кечкенә генә күчтәнәчләрен тапшшырдылар. Олы кеше өчен иң яхшы бүләк-игътибар һәм яхшы кәеф!

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5 октябрь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Укытучыга көзге чәчәк бәйләме» исемле  рәсем конкурсы үткәрделәр.

  Балалар яраткан укытучыларына карата хисләрен белдергән матур рәсемнәр ясадылар.

Үзләренең иҗатында балалар бөтен фантазияләрен күрсәттеләр, чөнки көзге чәчәк бәйләмнәре – гадәти булмаган композицияләр, алар үзләрендә көзнең барлык төсләрен, җимешләрен диярлек берләштерә алалар: чәчәкләр, яфраклар, ботаклар, җиләк-җимешләр. Яшь рәссамнарның эшләре бик төсле, күңелгә үтеп керә торган һәм кабатланмас булып чыкты.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

 Октябрь аенда безнең илдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә.

5 октябрь көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «В мире животных новостей» исемле викторина үткәрделәр. Чараның төп максаты-балаларның игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтү, аларга карата җаваплылык хисе уяту, балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, әйләнә-тирә мөхиткә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Китапханәче сөйләвеннән, балалар хайваннар дөньясының кеше тормышында мөһим урын алып торуын белделәр,  шулай ук, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

Балалар үзләренең йорт хайваннары турында зур кызыксыну белән сөйләделәр.

Ахырда китапханәче балаларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген искәртте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

   Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрь  көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә  “Сез булганга – без бәхетле” исеме астында өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

  Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, биюләр, котлаулар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән   өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

    3 сентябрь – Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.

   6 сентябрь көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә  «Моны онытырга ярамый» дигән истәлек дәресе үткәрделәр.

  Балалар дөньяда һәм Россиядә зур террорчылык актлары турында мәгълүматләр белделәр. Балалар игътибарына «Сак булыгыз — терроризм» исемле слайд - презентациясе тәкъдим ителде. Чара ахырында катнашучыларга «Террорга каршы бергә» дигән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2
сентябрь, 2023 ел
шимбә

2 сентябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында, Лесхоз, Сабабаш клублары  һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән “Зур Концерт” дип аталган концерт үткәрделәр.. Мәдәният йортының сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар үз җырлары белән сөендерделәр. Мәдәният йортының Концерт залы тамашачылар белән тулы иде, алар үзешчән сәнгать артистларының чыгышларына һәрвакыт шат. Концерт югары дәрәҗәдә узды. Бу хакта рәхмәтле тамашачының алкышларыннан чыгып фикер йөртергә мөмкин иде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International