3 сентябрь – Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.
6 сентябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Моны онытырга ярамый» дигән истәлек дәресе үткәрделәр.
Балалар дөньяда һәм Россиядә зур террорчылык актлары турында мәгълүматләр белделәр. Балалар игътибарына «Сак булыгыз — терроризм» исемле слайд - презентациясе тәкъдим ителде. Чара ахырында катнашучыларга «Террорга каршы бергә» дигән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.