Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Сез булганга – без бәхетле” исеме астында өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, биюләр, котлаулар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.