Ел саен 6 ноябрь көнне республикабызның төп бәйрәмнәренең берсе — Конституция көне билгеләп үтелә.
6 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәчесе белән берлектә «Безне берләштерә торган көн» исемле тарихи экскурсия үткәрделәр. Чара башында катнашучыларны республикабызның Дәүләт символикасы, традицияләре, конституция кабул итү тарихы белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
4 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Народы едины под солнцем России» исемле интеллектуаль квиз үткәрделәр. Балалар дәүләт барлыкка килү тарихын белделәр.Аннары балалар 4 уен турында катнаштылар: «Бердәмлек», «Халык костюмнары», «Мәкальләр», «Тигезлә». Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, традицияләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Интеллектуаль программа ахырында балалар блиц-сораштыру үттеләр,анда үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар.
6 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында төрле яшьтәгеләр арасында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. Бильярд буенча Турнир гади ярыш түгел,бу мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Ул кызыклы һәм популяр спорт төренә кушылырга, үз ихтыяҗларыңны тормышка ашырырга, коллективта аралашып үз сәләтләреңне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, күңел күтәренкелеге алдылар. Җанатарлар дусларын хуплады. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Нәтиҗәдә әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм, әлбәттә инде, күтәренке кәеф белән тәмамланды. 1 урын: Хәеров Таһир, 2 урын: Әхмәтшин Илһам, 3 урын: Кәримуллин Илсур Турнирда катнашучылар һәм кунаклар фикеренчә, ярышлар югары дәрәҗәдә узды.
1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.
3 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы тәбрикләде, шулай ук ООО "Лукоз Саба" җәмгыяте җитәкчесе Гарипов Рәзил Наил улы да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез җылы һәм җанлы сөйләшүләре белән, яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.
Бәйрәм җылы, күңелле шартларда узды.
Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән ООО "СХП"Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе И.И.Әхмәтҗановка һәм ООО «Лукоз Саба» җәмгыяте җитәкчесе Р.Н.Гариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
24 июнь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Олы Кибәче авыл клубы мөдире Хөснетдинов Алмаз, Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучысы Харрасов Рушат, Татарстан Республикасы көненә карата «Авылым моңы» исемле концерт оештырдылар. Программада яраткан җырлар, күңелле, дәртле, милли биюләр, шигъри теләкләр яңгырады. Тамашачылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән таралдылар.
23 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Ватан нинди төстә?» исеме астында, Россия флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бу бәйрәмнең ничәнче елда оештырылуы, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
20 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле җыр кичәсе үткәрделәр. Чарада «Ак калфак» клубына йөрүчеләр катнашты. Чарада катнашучылар онытылган яшьлек җырларын, халык җырларын, такмакларны искә төшерделәр. Чарада шулай ук халык уеннары уйналды. Чара бик күңелле һәм җылы шартларда узды.
17 августта Олы Кибәче авылының сәламәтлек һәм ял паркында ачык һавада «Моңнар кайтсын авылга»дигән урам концерты булды. Бу концертта Килдебәк мәдәният йорты мөдире Р.А. Локманов та катнашты. Концертта күңелле, шул исәптән дәртле җырлар яңгырады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды, халыктан уңай хисләр һәм рәхмәт сүзләре күп булды.
15 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә футболкаларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, анда катнашучылар үзләрен чын дизайнер итеп хис иттеләр һәм гадәти әйберне эксклюзив киемгә әйләндерделәр. Бүген гадәти булмаган рәсемле һәм язулы футболкалар бик популяр. Ә үз кулларың белән ясалган футболка, хуҗасының визит карточкасы яки истәлекле вакыйгага бик яхшы бүләк булырга мөмкин. Моның өчен бер төстәге футболка, картон, кисточкалар, акрил буяулар, трафарет һәм бераз гына сабырлык кирәк булды!
Татар халкы үзенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән кызыклы һәм уникаль. «Кич утыру»йоласы халык арасында шундый яратканнарның берсе булып тора. Элек - электән авыл хатыннары, кичләрен бер өйгә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: кызлар бирнәгә сөлге, ашъяулык, пәрдә һәм яулык чигәләр, ә өлкәнрәк хатыннар яулык, оекбаш, бияләй бәйлиләр. Шунда ук төрле уеннар оештырдык, җырладык һәм биедек.
Килдебәк мәдәният йорты "Умырзая" клуб формированиесе членнары 10 август көнне «Кич утыру» фольклор куренеш үткәрелде. Чара барышында катнашучылар үзләренең яшьлек утырышларын, уеннарын, җырларын һәм биюләрен искә төшерделәр. Сөйләшүләр җылы шартларда самовар янындагы өстәл янында дәвам итте.