ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2025 ел
шимбә

            12 нче июль көнне кич җитеп, көтү кайтып,кояш баегач, Олы Арташ халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар.

"Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш авыл халкына зур бәйрәм булды. Апалар яшьлекләрен искә төшерделәр, кемнәрдер яулык астыннан яшьләрен чылатты.

Шулай ук Җиңунең 80 еллыгын истә тотып сугыш чоры җырлары да җырланды. Һәм әлбәттә, бәйрәм балаларның да чыгышларсыз булмады. Алар да саф татарча җырларын башкарып, Сәйдә Г. Тукайның моңлы шигырен сөйләде. Килдебәк мәдәният йорты мөдире ярдәме белән оешкан

Бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

       Олылар да, балалар да әкиятләр ярата: сихер һәм маҗаралар мавыктыра, күңел ача, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Һәм, әлбәттә, җәйге каникул көннәрендә әкиятсез булмый.

       12 июль көнне Килдебәк мәдәният йорты мөдире балаларга яраткан әкиятләр битләре буйлап сәяхәт кылырга һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте. Балалар яңа әкиятләр белән таныштылар һәм искеләрен искә төшерделәр. Аннары балалар әкият викторинасында катнаштылар. Алар әкиятләр һәм әкият персонажларын, фрагмент буенча әкиятләрне актив тыңладылар, "Дөресме-юкмы?" сорауларына җавап бирделәр. Чара вакытында барлык катнашучылар әкият атмосферасына тылсымлы һәм яхшы кәефле булдылар, әкиятләр буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

9 июль көнне Килдебәк мәдәният йортында “Аждаһаны ничек өйрәтергә” дигән фильм күрсәтелде. Иккинг исемле карт викинг үзенең элекке маҗаралары һәм кабилә гореф-гадәтләре турында сөйли. Ул малай чагында, аждаһа телгә өйрәнгән вакытка чума. Тылсымлы дөньяны Крессида Коуэлл уйлап тапкан: бала чагында ул күп вакытын утрауда электрсыз һәм элемтәсез уздырган, шуңа күрә үзен рәсем ясау һәм тарихлар язу белән күңелен ачкан. Бу образлар фильм нигезенә салынган. Балалар әлеге фильмны сокланып карадылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
июль, 2025 ел
сишәмбе

       8 июль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында гаилә көне уңаеннан “Мин үз гаиләмне яратам» дигән темага балалар рәсем конкурсы булып узды. Конкурста балалар катнашты. Балалар төсле карандашлар ,краскалар белән рәсем ясадылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

25 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән яшүсмерләр өчен «Яшьләр һәм спорт бердәм - шуңа күрә җиңелмәс» сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләргә үз сәламәтлекләренә ничек карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Әңгәмә вакытында катнашучылар «сәламәтлек»төшенчәсенең билгеләмәсен формалаштырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше-кешенең үз-үзен акыллы тоту системасы, һәрнәрсәдә уртачалык, чыныгу, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Чара ахырында катнашучылар арасында интеллектуаль уен үткәрелде. Егетләр һәм кызлар үзара ярыштылар, сәламәтлек һәм спорт төрләре буенча сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

12
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

12 июнь көнне Килдебәк мәдәният йорты белгечләре һәм китапханәче «Россия көненә Төп закон - Конституция» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрдек. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы – Бу һәр россияленең туган Россиянең чәчәк атуына һәм бөеклегенә керткән шәхси өлеше. Без үзебезнең бөек үткәннәребез белән горурланабыз гүзәл һәм чәчәк атучы илдә яшәргә омтылабыз. Россия гимнын тыңлаганнан соң, Россия Федерациясенең төп символлары: флаг, герб, гимн белән таныштылар». Катнашучыларны бәйрәм белән котладык һәм киләчәк буыннар горурланып "Бу минем Ватаным, бу минем Россиям"дип әйтә алсын өчен Ватаныбызга сакчыл карарга, аны сакларга һәм якларга өндәдек.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
июнь, 2025 ел
якшәмбе

8  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде.  Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Җирлек халкына һәм бәйрәмгә килгән кунакларга районнан килгән вәкил,  Татмедиа акционерлык җәмгиятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Исмагыйлев Рөстәм Гәбдрәүф улы, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның котлауларын җиткерде. Бәйрәм башында  традиция буенча, кыр батырларын, авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләп һәм бүләкләп үттеләр.

Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Халык өчен концерт номерлары белән Фәрид Низамиев,  Зәбир Ханов чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән соң, Фазылов Айдар, ә икенче батыр исеменә Нигмәтҗанов Ренат лаек булдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
июнь, 2025 ел
якшәмбе

1 июня в селе Кильдебяк прошел трогательный обряд — сбор подарков на Сабантуй!

Этот обычай, уходящий корнями в далекое прошлое, символизирует гостеприимство, щедрость и единство татарского народа!

В этот день в селе царила особая атмосфера тепла и радости, ведь каждый подарок был подарен от всего сердца.

    В сборе подарков на "Сабантуй" участвовали работники культуры, библиотекарь, специалисты ООО "СХП "Юлбат" бригады Кильдебяк, односельчаны. Собранные подарки станут неотъемлемой частью этого праздника, напоминая о дружбе, взаимопомощи и сохранении культурных ценностей!

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында  сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. 

   Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – З.Р.Ганиев, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Кильдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди.Балалар башта өйдән-өйгә йөреп: “Исәнмесез түтәйләр, саламы тавыгың күкәйләр? Безгә бирсән бер күкәй- тавыгың салыр мең күкәй" дип сөрән салалар. Аннары хуҗабикә баланың сумкасына әйбер салгач: “Бал-күкәй, рәхмәт, түтәй!” — дип юлларын дәвам итәләр. Соңыннан бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Халкыбыздагы матур йолаларның өлешчә генә булса да саклануына күңел сөенә. Балаларыбыз аларны күреп калса, киләчәк буынга тапшыра. Мондый йолалар кешеләрне берләштерә, дуслаштыра.Татар йоласы! Балаларның  сөенечле йөзләрен күрү нинди бәхет! Аларга карап без шатланабыз!

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International