30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 6 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Н.Н.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында, оранжерия, аннары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, солонкаларны бизәү буенча мастер класс, кыска метражлы фильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Иштуган урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеена керделәр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
Бүген 29 октябрь көнне Шыңар мәдәният йортында "Гаилә ядкәре - буыннар тарихы" дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменең чираттагы этабы узды. Әлеге конкурста Лесхоз мәдәният йорты Сабабаш авыл клубы белән берлектә Мишә авыл җирлегеннән Хасбиевлар гаиләсен тәкъдим итте.
Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә. «Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр» - дигән аксакаллар. Хасбиевлар җирлегебездә үз нәселләрен 7 буынга кадәр белүче, гаилә кыйммәтләрен кадерләп, туганлык җепләрен ныгытып яшәүче гаиләләрнең берсе. Әлбәттә, гаилә турында барлык мәгълүматны «Шәҗәрәләр кичәсе»нә сыйдырып бетерү мөмкин түгелдер, шулай да Хасбиевлар чыгышында вакыйгалар агышы алып баручы сүзләрендә генә түгел, экрандагы фотосурәтләрдә дә чагылды, сәхнәдәге чыгышларда да гәүдәләнде һәм үзенең музыкальлелеге белән аерылып торды. Шулай ук әлеге чарага балаларны җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәктер. Бәйрәм күтәреңке рухта бик матур үтте. Тамашачының күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдырды.
29 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районының Елыш, Югары һәм Түбән Шытсу авыллары укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеена керделәр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
29 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районының Елыш, Югары һәм Түбән Шытсу авыллары укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеена керделәр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
28 октябрьдә Лесхоз һәм Евлаштау мәдәният йортлары хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 5в сыйныфы укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеенда кыңгыраулар тарихы белән таныштылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, вакытларын бик яхшы һәм файдалы үткәрделәр.
28 октябрьдә Лесхоз һәм Евлаштау мәдәният йортлары хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 6д сыйныфы укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музееда кыңгыраулар тарихы белән таныштылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер класс, кыска метражлы фильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
26 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Өйдә, урамда һәм җәмгыятьтә тормыш өчен куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән профилактик әңгәмә үткәрелде. Оештыручылар җиребезнең барлык халыклары бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, тыныч һәм тату яшәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» кебек төшенчәләр һәм террорчылык актлары кылырга теләк тудыручы сәбәпләр ачылды. Аннары Россия Федерациясе территориясендәге төрле шәһәрләрдә булган фаҗигале вакыйгалар турында презентация күрсәттеләр. Чара азагында террорчылыкка каршы тору өчен үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары турында тагын бер кат искә төшерелде.
25 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Килдебәк авылының 10 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп "Кыңгырау" музеенда булдылар. Камыр ризыклары белән татлы чәй, агач солонкаларга рәсем ясау буенча мастер класс, Ник Вуйчич белән кыска метражлы фильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
23 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кызыл Мишә урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннан соң квест узып, тылсымлы кыңгырау табып, "Кыңгырау" музеена эләктеләр. Милли ризык өчпочмак белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.