Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада "Сәламәт булу шәп!" дип исемләнгән Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган, Ул бөтен дөньяда 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) оешкан көнне билгеләп үтелә, сәламәтлек сәгате үткәрделәр.
Без ышанабыз, сәламәтлек – иң кыйммәтле ресурс, һәм аны ныгытуның иң яхшы ысулы-ул хәрәкәт! Нәкъ менә шуңа күрә без балаларны бергә күңелле һәм актив вакыт үткәрү, позитив кичерешләр һәм, әлбәттә инде, сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында ниндидер яңалык белү өчен җыйдык.
Физик минут үткәреп, без төрле илләрдә сәламәтлек көнен ничек билгеләп үтүләре, традицияләр һәм кызыклы фактлар турында сөйләдек. Аннары барыбыз да рәхәтләнеп кечкенә генә кросс йөгереп алдык.
Кояшлы җылы һава торышы барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте. Бу көн балалар өчен сәламәтлеккә һәм актив тормышка таба озын һәм мавыктыргыч юлның башы булсын.