ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

 

Россиядә ел саен үзенчәлекле дата – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Безнең   илдә 3 сентябрь  датасы  2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Бесланда булган вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Ике көн ярым дәвамында террорчылар миналанган бинада 1100 дән артык тоткын тоткан. Теракт нәтиҗәсендә тотаклар арасыннан 314 кеше һәлак булган, шуларның 186сы балалар. Барлыгы, коткаручыларны да кертеп, 333 кеше һәлак булган, һәм ким дигәндә 783 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу көн һәркемнең йөрәк ярасы. Бүген Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Беслан йөрәк ярасы» — Беслан балаларына багышланган, асфальтта  балалар  рәсемнәре акциясе үткәрделәр.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

 

Көзнең беренче көне ,яңа уку елының беренче көне, Белем көне була. 2 сентябрь - һәр укучы тормышында мөһим һәм җаваплы көн.  Балалар аны түземсезлек белән көтә, ата-аналар да белем бәйрәменең балаларның  күңелендә  истә калуын тели. Шул максаттан Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Олы Шыңар урта мәктәбендә бәйрәм чарасын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар, музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр. Балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Беренче сыйныф укучыларын– унберенче сыйныф укучылары котлады., татар халкының  парлы биюе башкарылды. Җәй, ял һәм күңел ачулар артта калды. Алда уку

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

29 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган ”Һәрвакыт булсын кояш!" дигән концерт программасы белән урам концертын «Татарстан минем республикам « дигән җыр белән башлап җибәрде., ә аннары барлык катнашучылар да үз талантларын күрсәттеләр. мобилизацияләнгән балаларның әниләрен, кәефләрен бераз күтәрү һәм авыр уйлардан читкә юнәлтү өчен, якыннарының исән-сау кайтуларын теләп аларга багышлап номерлар күрсәттеләр. Балалар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм матур, кызыклы узды һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте. Концерт тәмамлангач, барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар. Тамашачылар һәр номерны алкышладылар

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

24
август, 2024 ел
шимбә

24 августта Балык Бистәсендә «Бистә шәле»II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды. Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы эшләп килүче  "Мирас" фольклор коллективы әлеге фестивальдә катнашып, лауреат дипломына лаек булды. Фестиваль икенче ел үз мәйданчыгына республиканың иң яхшы осталарын, шулай ук һөнәр ияләрен  җыя. Ул осталарның иҗади аралашу территориясе булып тора. Ә фестиваль кунаклары өчен-бу бөтен республика кул эшләре осталарының оригиналь эшләрен күрү өчен уникаль мөмкинлек. Төрле милләтләрдән булган 30лап фольклор коллективы, халык уен коралларында уйнадылар , халык җырларын аерым башкаручылар сәхнәдә чыгыш ясадылар. Кунаклары өчен шәлләр һәм бәйләнгән әйберләр күргәзмәсе, иҗади мастер-класслар оештырылды

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия флагы — горурлыгыбыз " Россия флагы көненә патриотик сәгать үткәрделәр. Ел саен бу көнне барлык россиялеләр Россия Федерациясенең  Дәүләт флагы көнен бәйрәм итә. Өч төсле байрак хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Балаларга флагның барлыкка килү һәм раслану тарихын сөйләделәр. Алар илдә символлар өчлеге: герб, флаг, гимн булуын белделәр. Балаларга үз тарихының беренче биш йөз елында Россиянең гербы да, флагы да, гимны да булмавын белү кызык булды. Россиядә Дәүләт флагы XVII-XVIII гасырлар чигендә, Россиянең куәтле дәүләт буларак формалашу чорында барлыкка килгән. Шулай ук алар Триколор төсләренең нәрсә күрсәтелүен, Россия Федерациясе флагының нинди очракларда күтәрелүен белделәр

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

17
август, 2024 ел
шимбә

Җәй, һәркайсыбызның җәйге кәефе шәп! Җәйге кәеф – димәк, эшләр җайга салына, ял белән эш бергә бара, әйләнә-тирәдәге кешеләр сөйкемлерәк  күренә. Әллә ни сәбәпсез көләсе, җырлыйсы  һәм биисе килә. 17 августта студентлар һәм яшьләрнең "Мәңге шулай яшь булсаң" традицион  концерт программасы булды. Концертта төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге үзешчән  артистла,: биючеләр, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар катнашты. Тамашачылар «Сөмбел" халык бию коллективының яшь биючеләре, шулай ук «Туган як»  вокаль ансамбле һәм аның солистлары башкаруындагы концерт номерларын җылы кабул иттеләр.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 

Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган урам концертлары дәвам итә. 15 августта Кече Шыңар авылының  Ленин урамында чыгыш ясадылар. Балалар көннән-көн артистларча һәм ышанычлырак  чыгыш ясыйлар , ә өлкән буын аларны рәхәтләнеп күзәтә, бу оныкчыкның кем икәнен сораша, һәр хәрәкәтне күзәтә, чыгышларга шатлана һәм кул чаба. Биюләр, җырлар, балаларның күңелле авазлары  барлык  урамга  тулды, балаларның шат елмаюлары җәйге кояшны хәтерләтте. Барлык катнашучыларга да татлы призлар эләкте. Балалар һәм өлкәннәр канәгать калдылар

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

14
август, 2024 ел
чәршәмбе

14 август көннәрендә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бәхетле балачак"исемле урам концертларын оештырдылар. Программа якты һәм бай булды. Балалар төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, матур җырлар, шигырьләр башкардылар, төрле биюләр күрсәттеләр. Яшь артистларның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булып чыкты. Концерт тамашачыларга ошады, барысы да канәгать калды.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

9
август, 2024 ел
җомга

9 август көнне Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Күршеләр - бер гаилә"капка төбендә  кич утыру оештырдылар, Һади Такташ урамында яшәүче күршеләр ( "арт урам") урамга чыктылар, эчкерсез сөйләшеп утырдылар, яраткан җырларын җырладылар, халык уеннары уйнадылар, бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Үткәннәргә күз салырга да вакыт таптык, яшь чакта  әти-әниләрне кич утырырга  җибәрмәгәннәрен искә төшердек,. Җибәрсәләр дә , һичшиксез эш бирерләр: йоннан җепләр киерергә, кәҗә мамыгыннан челтәрле шәл бәйләргә,.Яшь  вакытларга кайтып килгәндәй булдык. яңадан очрашырга  сөйләшеп , өйләргә таралыштык

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 

Без барыбыз да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны яратабыз һәм беләбез. Балачактан ук аның әкиятләре, тормышы белән таныш. 25 апрельдә "Салават күпере" театр коллективы катнашучылары Кече Шыңр мәдәният йорты каршында Габдулла Тукайның "Кәҗә  һәм Сарык "әкиятенә нигезләнгән театрал күренеш күрсәттеләр. Анда төп персонажлар: кәҗә һәм сарык, әби һәм бабай, бүреләр. Бу әкият күңелле һәм шул ук вакытта гыйбрәтле нигезгә ия, ул балачакта балалар танышкан беренче әкиятләрнең берсе. Нәкъ менә шундый мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәяләрдән әхлак нигезләре барлыкка килә. Әкият комсызлык һәм ахмаклыкны мыскыл итә, игелек, ярдәмчеллек һәм үзара ярдәм итүне өйрәтә. Бала балачакта Тукай әсәрләре аша күбрәк тәэсир алган саен, киләчәктә ул шулкадәр  акыллырак , иҗади шәхес булачак.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International