27 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Телефон терроризмы” дигән мәгълүмәт сәгате үтте.. Башта хезмәткәрләр балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен, аның нәтиҗәләре нинди булуын, аннан саклануның мөмкин булган ысуллары булуын искә төшерделәр. Шулай ук террорчылык максатларында кулланылырга мөмкин булган Фән һәм техниканың өр-яңа казанышлары, террорчыларның Интернет челтәрен куллану ысуллары, шулай ук саклык чаралары турында сөйләделәр.