4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әлеге бәйрәм уңаеннан танып-белү программасы үткәрделәр. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштык, викторина сорауларына җавап бирдек . Балалар илебезнең никадәр бөек, матур һәм ресурсларга бай булуын белделәр. Ахырда авырлыкларны һәм каршылыкларны бергәләп Җиңү җиңелрәк, дип билгеләп үттеләр..” Бердәмлектә безнең көч!”