ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2023 ел
җомга

Әгәр дә һәркемнең диярлек рәсем ясарга яратуын белсәк, рәсем остаханәсе универсаль күңел ачу ысулына әверелә. Ул көндәлек ял һәм бәйрәм чараларында төрле яшьтәге катнашучыларны җәлеп итү өчен бик яхшы чара булып тора. Рәсем объектын үз өстенлекләре буенча сайларга мөмкин. Рәсем сәнгате буенча һәр мастер-класс кызыклы гына түгел, файдалы да, чөнки ул кешегә ярдәм итә: күзаллауны киңәйтергә, төсне кабул итүне арттыра һәм фантазияне үстерергә булыша. 3 август көнне Шекше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе балалар һәм яшүсмерләр өчен тушь белән рәсемнәр ясау буенча мастер - класс үткәрде. Кызлар тушь белән рәсем ясау ысулы барлыкка килү тарихын һәм аның башка өлкәләрдә кулланылуын кызыксынып тыңлыйладылар. Рәсемнәрне буяганда, пумаладан тыш бамбук таякчыклары да кулланылды. Чара ахырында мастер-класста катнашучыларның эшләре кипкән арада китапханәче балаларны балалар бүлмәсенең яңа китаплары белән танышырга чакырды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

29
июль, 2023 ел
шимбә

Гармун - мәдәният һәм тарихның бер өлеше булып калмаган, һәрвакыт татар халкының җанын, темпераментын һәм менталитетнын чагылдыручы музыка коралы булып торган. 28 июль көнне Шекше һәм Алан-Елга авылларында кунакта "Уйнагыз гармуннар" тапшыруының сьемкалары белән "Татарстан"Дәүләт телерадиокомпаниясенең сьемка командасы булды. Әлеге тапшыруны Татарстанның атказанган артисты һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Наил Сәгъдиев һәм Айзилә Батырханова алып барды. Әлеге тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән башкарылды. Тапшыруның төп тематикасы-тамашачыларга үзешчән артистларны, гармунчыларны,баянчыларны, өлкәннәрне һәм балаларны күрсәтү, Шекше авылында программа командасын "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы кызлары икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, аннары "Чабатачы" уенын күрсәттеләр. Программаны төшерүчеләр соңрак Шәриповлар гаиләсе йортына кузгалды. Рәкип Шәрипов - "Зиляйлюк" фольклор коллективының алыштыргысыз аккомпаниаторы алып баручыларга баянда уйнарга ничек өйрәнгәне турында сөйләде. Шулай ук Галимовлар гаиләсен төшерәләр, анда алар бабалы- оныклы Ренат абый һәм Аязны төшерделәр. Бераздан телевизион команда Алан- Елга авылына гармунчы-баянчылар династиясе Таҗиевлар гаиләсе йортына юл алды, алар анда интервью алдылар һәм гармуннар музее белән таныштылар. Шулай ук программаны төшерүдә баянчылар Рафаэль Сафин,Инсаф Гыйләҗетдинов һәм "Зиляйлюк"фольклор коллективы да катнашты. Программаны төшерүне оештыру район мәдәният йорты методисты Зинфира Камилевна һәм Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән башкарылды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Музыкаль ял кичәсе күп кешеләрнең вакытыны күңелле итеп үткәрү өчен бик әйбәт мөмкинлек. 20 июль көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре һәм яшүсмерләре өчен «Ромашкалы кич» дип исемләнгән музыкаль-иҗат кичәсе үткәрделәр. Чара программасының беренче өлешендә яшь  артистлар Камил Әмиров һәм Инсаф Гыйләҗетдинов гитарада һәм баянда уйнауда үзләренең талантларын күрсәттеләр, иптәшләре белән бергә популяр заманча җырлар җырладылар. Моннан тыш, егетләр музыка кораллары белән ничек кызыксынулары һәм аларның иҗат өлкәсенә нәрсә этәргәне турында сөйләделәр. Шулай ук егетләр һәм кызлар «Ромашка» уенында катнаштылар, анда чәчәк таҗларына язылган биремнәрне үтәделәр. Кичә ахырында катнашучылар  барысы да хор белән «Ассоль»җырын җырадылар.

Тэги: Шекше мәдәният йорты

23
июнь, 2023 ел
җомга

22 июнь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре наркотикларның зыяны турында яшьүсмерләр өчен “Эчке дөньяңа күз сал” дип исемләнгән ачык диалог үткәрделәр. Чара наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Оештыручылар наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында сөйләделәр, ил буенча наркомания белән авыручылар статистикасын китерделәр. Балалар белән диалогның максаты: балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше өчен шәхси җаваплылык хисе формалаштыру. Чара ахырында һәр катнашучыга наркотикларга каршы юнәлдерелгән кисәтү кәгазьләре тапшырылды.

Тэги: Шекше мәдәният йорты

16
июнь, 2023 ел
җомга

Каникул вакытында ял итүнең кызыклы ысулларының берсе-саф һавада уйнау. 15 июнь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен "Без күңелле дуслар" дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу программасы үткәрделәр. Кызлар җырлар, бию элементлары һәм кызыклы санагычлар кулланып: “Танышу”, “Поезд”, “Казлар һәм үрдәкләр” уеннарында катнаштылар. Шулай ук балалар табышмаклар чиштеләр һәм күңелле сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

23
май, 2023 ел
сишәмбе

Татар халык әкиятләре, чәчәкләр тавы кебек, халыкның зирәклеген тарата, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Әкиятләрдә татарларның ата-бабалары тормышының үзенчәлекләрен, аларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, туган җиргә, табигатькә мәхәббәтен, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, игелек һәм кунакчыллыгын күрсәтелә. Моңа инаныр өчен, әкиятләрнең, җырларның уңай геройлары образларына, мәкальләргә һәм әйтемнәргә мөрәҗәгать итү җитә. 23 май көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре татар халык әкиятләре буенча “Тәгәрәде йомгагым...” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкиятләрнең фольклорның бер төре булуын белделәр, кечкенәдән үк нинди әкиятләр белән таныш булуларын искә төшерделәр. Оештыручылар катнашучыларга сораулар бирделәр, шуның белән аларның белемнәрен тикшерделәр.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

19
май, 2023 ел
җомга
  1. Халык уеннары- милли мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора, аларның нигезендә хәзерге вакытка да туры килә торган традицияләр ята. Кайбер уеннарның эчтәлегендә халыкның хезмәте һәм көнкүреше чагылышы ята. Уен үзендә телнең бөтен иҗади чараларын туплый һәм кешегә төрле халыкларның бай мәдәнияте белән табигый танышу мөмкинлеге бирә. Традицион халык мәдәниятендә уенның бер өлеше булып биюләр, җырлар, шаяртулар, күңел ачулар һәм хәрәкәтчән уеннар тора. Җыр уеннары, бию уеннары, хор уеннары, сәхнә уеннары шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудыра. Уенны үткәргәнче, аны өйрәнергә, уйнарга, катнашучыларга уенның мәгънәсен һәм кагыйдәләрен җиткерү өчен, аңа ияләшергә кирәк. Кирәк булганда, уенда төрле атрибутлар, спорт инвентары, музыка, халык костюмнары кулланыла. 19 май көнне Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен төрле халык уеннары буенча “Халык уеннары” дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларны татар уены- “Чабатачы – Лапотница”, удмуртныкы- “Кёшер-кубыста” һәм “Штандер” кебек борынгы уеннарга өйрәттеләр.
Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9 Май бәйрәме алдыннан бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышына, Җиңү көненә багышланган зур чаралар уза. Шуларның берсе - «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясе. Инде берничә ел рәттән, әлеге акция кысаларында миллионлаган кеше үз йортлары һәм фатирларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары, танылган һәйкәлләр силуэтлары һәм халыкның немец-фашист басып алучылары белән героик көрәшенең фотосурәтләре белән бизи. Бәйрәм рухын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт белдерү, киткән ветераннарны искә алу максатыннан, 4 май көнне Шекше авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә илебезнең иң мөһим акциясенә кушылдылар.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

29
апрель, 2023 ел
шимбә

Сәламәтлек-кешегә бирелгән иң зур кыйммәтләрнең берсе. Ләкин кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйча, тулысынча сәламәт була алмый. 29 апрель көнне Шекше авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә, балалар һәм яшүсмерләр өчен алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында “Мин сәламәтлек сайлыйм!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырылды. Балаларга никотин һәм этил спиртының кеше организмына тискәре йогынтысы турында сөйләделәр, газеталардан өзекләр күрсәттеләр һәм мәгълүмат буклетлары тараттылар. Шулай ук малайлар һәм кызлар үзләренең сәламәтлекләрен саклау ысуллары белән уртаклаштылар, нинди спорт һәм туклану төрләре белән мавыгулары турында сөйләделәр.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Һәрбер китап- язучыдан башлана. Андагы вакыйгалар безне күңелсезләндерә, шатландыра, фикер йөртергә өйрәтә, уйландыра. Укучы язучының үзе белән турыдан-туры күрешү, икеләтә бәйрәм. 28 апрель көнне, Шекше авыл мәдәният йортында, якташыбыз – Измя авылында туган, танылган язучы, 14 китап авторы, "Бәллүр каләм" премиясе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, "Ел китабы – 2013, 2021" конкурсында җиңүче Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булды. Чара язучының үзенең иҗади тормышы турында сөйләгәннәре, концерт номерлары белән үрелеп бара. Барлык катнашучылар да Гөлсинә апага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алдылар. Язучының мәктәп еллары турында аның сыйныфташы Хәлит Гатиятуллин сөйләде. Гөлсинә ханым педагог һәм остаз елына багышланган үз проекты кысаларында, укытучыларга элеккеге укучылар исеменнән үз китапларын бүләк итте, алар хәзер район учреждениеләрендә югары вазифаларда эшлиләр. Концерт номерлары белән Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, үзешчән артистлар Фирдәүсә Назирова, Илсинә Гәрәева, «Зиляйлюк» фольклор коллективы, аларның аккомпаниаторлары Рәкип Шәрипов һәм Кадыйр Таҗиев чыгыш ясады. Шулай ук очрашуда Саба үзәкләштерелгән китапханә директоры Л.Р. Билалова һәм методист Р. Ф. Даминова катнашты. Чараны Шекше авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә оештырылды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International