21 октябрь көнне Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының креатив индустрияләр мәктәбендә, "Моңлы тамчы"- "кыңгырау тамчысы"XI Республика балалар фольклор коллективлары фестивале кысаларында анимацион ролик эшләү һәм булдыру буенча иҗади остаханә узды. Анда катнашу өчен республикабыз территориясендә яшәүче җирле халыкларның мәдәниятен тәкъдим итүче коллективлар чакырылган иде. Шуларның берсе-Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" татар балалар фольклор коллективы. Очрашу уку йортының иң матур тарихи бинасы, иҗади студияләр, күргәзмә заллары буенча экскурсиядән башланды. Балалар студентлар һәм педагоглар җитәкчелегендә “колак” техникасы кулланып эшләнмәләр ясадылар, күн мозаика техникасында да эш башкардылар, тамбур чигүләрен өйрәнделәр, төрле халыкларның орнаментлары мотивларыннан торган композицияләр, открыткалар ясадылар, трафарет басу һәм басма графика белән шөгыльләнделәр. Бай иҗади чара хор һәм фотосессия белән тәмамланды. Тантаналы ачылыштан соң, КИМ эшчәнлегенең презентациясе узды. Ә фольклор коллективлары чыгышыннан соң тугыз локациядә мастер-класслар эшли башлады.