2023 елның 3 сентябрь көнендә, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында, бөтен Россия буенча «Тормыш тамчысы» дип исемләнгән акция уза. Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга багышлана. "Тормыш тамчысы" террорчылык корбаннарын, һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алырга, символик рәвештә безнең белән булмаганнарны су эчертергә чакыра. Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән бергә әлеге акциягә кушылдылар һәм Шекше авылының обелискы янындагы үскән чәчәкләрне һәм агачларны су эчерттеләр.